Төрле яклы сәләт иясе булган кеше белән аралашырга туры килде шул яңа ел каникуллары вакытында. Миңа аның пандемия чорында да ял вакытын үткәрү стиле ошады. Ник дип сорарсыз. Хәзер барсын да аңлатып бирәм: минем белән килешерсез дип уйлыйм.

Интернет челтәрендә берникадәр фотога тап булдым. Ул рәсемнәрдә бер чибәркәй матур гына елмаеп, ниндидер эш белән мавыга. Батырчылык итеп шалтыраттым аңа. Тормыш ул - кызыклы нәрсә. Минем зур гаҗәпләнүгә карамас-тан, якташым, күрше Латышовка авылында туып-үскән (элекке Инсар районы) булып чыкты. Ул - Галия Фәрит кызы Сюняева иде. Мәскәүдә 12 ел бухгалтер булып хезмәт итә. Әмма ул саннардан төрле шогыльләр белән мавыгып ял итә дә белә. Икенче төрле әйткәндә, ял вакытын файдалы эшләр белән үткәрә. Бу очракта балчыктан сыннар әвәли, дөресрәге - чүлмәк.- Балчыктан чүлмәк ясау авыр, әмма кызыклы. Мастерым ярдәм итмәсә, әйберләрем букадәр матур була да алмас иде. Миңа балчыктан ясаган әйберегә рәсемнәр төшерү җиңелрәк булып тоелды. Ун көннән мин ясаган ваза белән бокал да мичтән чыгачак, - ди Галия Сюняева, әңгәмәбез вакытында.
Әле берсеннән-берсе матур алмаз картиналарны да иҗат итә ул. «Алтын көз» дигәне биредә.
Мин аңа күпкырлы сәләт иясе сез дигән идем, шулай булып чыкты да. Йомшак күңелле, табигатьне үлеп ярата, милли ашларны рәхәтләнеп пешерә – мантыен булсынмы, салмасын вак иттереп салу булсынмы...Һәм һәрхәлдә - авылын ярата. Еш кына туган якларына кайтып килә, чит җирләрдә дә булырга өлгерә.
Быелгы кышкы каникулларда саф һава сулап конькида да шуган. Ул спортның төрле төрләре белән кызыксына.
– Белемгә, камиллеккә омтылырга, кешеләргә карата игътибарлы булырга кирәк. Мин үзем бик тә төрле кешеләр белән аралашырга, теләсә кайсы мәсь-әләне хәл итәргә өйрәндем, дип уйлыйм. Мөгаен, бу тәҗрибә һәм акылга бәйледер. Мин бәхетле кеше – көн саен хыялымны тормышка ашырырга тырышам, - ди ул сорауларыма җавап иттереп.
Барысына да сәләт кирәк, теләк кирәк, шул вакытта гына җитешергә, булдырырга – бәхетле булып була.

 


Наилә НАСЫРОВА