Мордовиядә яшәгән татар авылларның хәле төрлечә була, бөтен Россия халкыныкы кебек. Әмма бу пандемия шартларында да тормыш дәвам итә.

Кадошкино районы Латышовка авылы администрациясе җитәкчесе Римма Амин кызы Арюковадан авыл тормышы турында сораганда: “Авылыбызда COVID-19 белән авыручыбыз булмауга без бик тә шат. Барлык саклану шартларын үтәргә тырышабыз”,- ди.

Шулай тормыш дәвам итә, көн кадагы булган пандемия турында белешкәч, мин авыл хуҗалыгы эшләре турында да сораштым. Җитәкче болай ди:
- Быелгы катлаулы һава шартларына карамастан, Мордовия хуҗалыгында игеннән, яшелчәләрдән мул уңыш җыеп алынды. Шулай ук Латышовка авылында да. Игеннең зур уңышын авылыбыз фермеры (КФХ) Рушан Зариф улы Поташов җыйды. Сүз уңаеннан шуны да әйтәсем килә, Рушан Зарифович һәрвакыт безгә ярдәм итә; булсын ул төрле чараларны спонсорлау, булдыра алган кадәр мәктәпкә ярдәм итү, авыл эшләрендә катнашу һәм башкалар, һәм башкалар.
Бөртекле культураларны урып-җыю тәмамланды, әмма урак тәмамланмады, тик кукурузаны җыясы калды. Шул ук вакытта, киләсе язга кадәр иген-кырлар сөрелгән, тиешле ашламалар кертелгән, уҗымнар үсә.
Авыл халкы бакчаларында үстер-гән зур-зур кәбестә, кишер, шикәрдәй чече чөгендер, бәрәңге уңышын, яңгырлар булмаганга, югары сыйфат белән җыеп алдылар, саклауга сала башладылар. Кыскасы, кырлардан уңыш җыеп алынды, тыныч күңел, яхшы нәтиҗәләр белән бәйрәм итәргә дә мөмкин, чөнки 16 октябрьдә Бөтендөнья Икмәк көне иде. Дөньяда иң популяр продуктларның берсе, аннан башка тормышыбызның бер генә көне дә үтми.
Римма Аминовна Арюкованың 2003 елдан алып бүгенге көнгә кадәр уңышлы, халык хөрмәтен яулаган җитәкче иткәнен беләбез; Латышовка авылында гөрләтеп яшиләр. Мин Амин кызы Римма белән сөйләшкәндә, авыл зиратын зурайтучылар янында булды ул. Үз-үзенә һәм башкаларга таләпчән, хезмәт яратучы, тырыш һәм эшне ахырына кадәр җиткерә белүче җитәкче әйткәнчә, “Самооблажение” дигән хөкүмәт Программасы буенча, 100 мең сум (мисал өчен) акча авыл халкы җыйса, 200 мең сум өстәп хөкүмәт бирә. Латышовка халкы Программа шартларын үтәгән. Латышовкада яшәгәннәр, пропискада гына булып торганнар да акчаны теләп биргәннәр, чөнки бу акчалар барысы да авыл төзеклеге өчен, тагы да конфортлы тормыш шартлары тудыру өчен булыр. Менә бүген дә зиратны зурайту өчен тимерләре, баганалары алынган – бу өлкәдә эш башланган. Зират 2 гектар җир күләмендә зурайтыла.
Олыларны хөрмәтләү ае бара; бу айны ничек үткәрүләре турында да белдем. Әйтеп китәргә кирәк, һәр елны авыл администрациясе Олылар айлыгын лаек- лы эшләр белән, картларга ихтирам һәм игътибар белән үткәрәләр. Шулай быел да Латышовка авылы җирлегенә кергән Латышовка һәм Картлей, Потижская Слобода авылларында яшәгән 247 картына җылы сүзләр белән бергә, ихтирам йөзеннән бүләк иткән икешәр пар җылы носкилары да күңелләрен һәм тәннәрен җылытыр дип ышанабыз. Кадошкино районы “Возрождение” газетасына олыларын хөрмәт итеп, матур сүзләр кертелгән, изге теләкләр юллаган Котлау бастырганнар. Март аенда 102 яшь тулган Фәризә Абубәкәр кызы Кильмаева белән апрельдә 105 яшь тулган Байчурина Фәризә Хөсәен кызына карап, бу авылда озын-озак яшәү өчен шартлар тудырылган дип уйларга урын бар. Аларга ихластан саулык телибез.
Менә шулай әкрен генә, эшләрне башкара-башкара, гөрләтеп яши ул татар авылы.

 


Наилә НАСЫРОВА