Дубенка районы СССР халык укытучысы С.И.Дергачев исемендәге Кочкурво урта мәктәбе тормышында мөһим вакыйга булды – “Үсеш ноктасы” цифрлы һәм гуманитар профильле мәгариф үзәге ачылды. Якты, иркен кабинетка укучылар, педагоглар һәм кунаклар җыелды. Әйтеп китәргә кирәк, Ломат авылы мәктәбе ябылгач, укучыларын Кочкурово мәктәбенә күчерделәр.
Бу чарада кунаклар арасында Дубенка муниципаль районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы В.Н.Нефедов, район башлыгы урынбасары, район администрациясенең социаль эш буенча идарә башлыгы Е.Г.Маркова бар иде.
29 сентябрьдә бөтен Россия буенча мондый үзәкләрнең ачышлар марафоны узды. Шуңа күрә башта без РФ мәгариф министры С.С.Кравцовның мөрәҗәгатен тыңладык, аннан соң безнең барыбыз өчен дә яңа булган “Үсеш ноктасы” буларак, фильмны кызыксынып карадылар.
Чараны алып баручылар - А.К.Узбяко-ва белән Н.А.Корнишина барлык катнашучыларны әлеге истәлекле вакыйга белән котладылар. Шулай ук барлык катнашучыларга җитәкче кунаклар сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать иттеләр. Район администрациясенең социаль эш буенча идарә башлыгы Е.Г.Маркова Кочкурово мәктәбенең мондый үзәген, Симовка урта гомуми белем бирү мәктәбеннән соң, районда икенче булуын ассызыклады. Аның чәчәк атуын, мавыктыргыч һәм файдалы шөгыльләр үткәрүләрен теләде. Мәктәп директоры С.В. Журмилова, барысын да бәйрәм белән котлап, балаларга заманча җиһазлары булган әлеге искиткеч сыйныфларда уңышлы шөгыльләнергә тиешләр, дигән ышаныч белдерде. Балалар да читтә калмады. Алар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. “Яңа буын” җыры Мухутдинова Айлина һәм Мартьянова Ирина башкаруында яңгырады.
Чыннан да, бүген безнең һәм башка мәктәп укучыларын информатика, технология һәм тормыш иминлеге ни гезләре укытуда яңа мөмкинлекләр көтә. Кабинетлар заманча җиһазлар белән җиһазландырылган, бу 3D форматлы модельләштерүне өйрәнү, квадракоптер белән идарә итү, шулай ук манекен-тренажерларда беренче медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеге бирә. Шулай ук шахмат кунакханәсе, балалар өчен ял итү һәм аралашу зонасы да бар.
Хәерле юл, кадерле балалар һәм педагоглар! Зур уңышлар һәм иҗади ачышлар сезгә!


Альфия УЗБЯКОВА,
технология укытучысы