Мордовия Республикасы Матбугат үзәгендә регионыбызда эпидемиологик хәлне ачыклаган пресс-конференция үтте. Чарада Республика Мордовия Правительство Председателе урынбасары Галина Алексеевна Лотванова, Мордовия Республикасы здравохранение министры Олег Валентинович Маркин, Федеральная служба по надзору в сфере защиты прав потребителей и благополучия человека по Республике Мордовия идарәсе җитәкчесе Татьяна Петровна Харитонова катнаштылар. Коронавирус йогышы белән бәйле региондагы эпидемиологик хәл мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Республика Мордовия Правительство Председателе урынбасары Галина Алексеевна Лотванова хәбәр  иткәнчә, бу көнгә булган мәгълүматларга караганда, РФ территориясеннән читтә  - ОАЭ, Тайланд, Төркия, Вьетнам, Куба, Казахстан, Украина, Армения, Франция, Марокко, Германия, Шри-Ланка һәм башка илләрдә туристик юлламалар буенча Мордовиядән  дә  кешеләр  булган. “Хөрмәтле респуб лика халкы, чит илләрдән килүчеләр, медицина оешмаларының кайчан шалтыратуларын көтеп тормыйча, үзләре турында мәҗбүри рәвештә хәбәр итәргә һәм, хәлләренә карамастан, өй карантинында булырга, барлык таләпләрне үтәргә тиеш”,- дип белдерде Галина Алексеевна. Ул ассызыклаганча, чит илләрдән кайтучылар өчен кабул ителгән барлык чикләү чараларын үтәү – гражданнарның аңы гына түгел, Мордовия халкының иминлеге мәсьәләләре дә. “Бүгенге көндә республикада эпидемиологик хәл идарәле - управляемая һәм борчу тудырмый. - Безнең алдынгы ашыгыч медицина ярдәме станциясе һәм Республика йогышлы авырулар хастаханәсе, кирәк очракта ул йогышлы госпиталь режимында эшләячәк, - диде Г.А.Лотванова. - Республикада хәл яхшы булуга карамастан, без коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә башка илләрдә үсеш ала торган хәлләргә юл куймас өчен, медицина оешмаларын әзерлибез. Мордовия Республикасы бюджетыннан дәвалау учреждениеләрендә медицина хезмәткәрләренең куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен өстәмә акча бүлеп бирелгән”.
Мордовия Сәламәтлек саклау министры Олег Валентинович Маркин хәзерге вакытта республиканың дәвалау учреждениеләре теләсә нинди хәлгә әзер, дип билгеләп үтте. “Без медицина учреждениеләре структурасы эчендә берничә төрле оештыру чаралары уздырабыз. Шуны билгеләп үтәм, гражданнарыбызның  сәламәтлеген сак лау өчен барысын да эшлибез. Бүгенге көндә коронавирус йогышы профиле буенча шөгыльләнүче төп дәвалау оешмалары - ашыгыч медицина ярдәме станциясе һәм 210 койка булган Республика йогышлы авырулар (инфекционная) хастаханәсе. Коронавирус буенча йогышлы стационар эшен тәэмин итү өчен, безгә медицина буенча башка профильләрне башка дәвалау учреждениеләренә таратырга туры килде. Бу эпидемиягә каршы вәзгыять кысаларында эшләнә. Без, хастаханәдән тыш пневмония һәм сулыш системасының коронавирус этиологиясе булмаган башка авырулары булган гражданнарны дәвалау өчен, 4нче шәһәр клиник хастаханәсенең аерым терапия корпусын ачабыз. Моннан тыш, Рузаевка район хастаханәсен резерв йогышлы госпиталь буларак җәелдерәбез; кирәк булганда, коронавирус инфекциясе һәм пневмонияле, шулай ук башка соматик патологияле пациентларга ярдәм күрсәтеләчәк. Рузаевканың бала тудыру Йорты шулай ук коронавирус йогышы булган пациентларны кабул итү өчен резерв блогы итеп үзгәртелде. Барлыгы Рузаевкада авырулар өчен 240 койка әзер. Шул ук вакытта Рузаевкада яшәүчеләргә тулы күләмдә медицина ярдәме күрсә теләчәк. Кирәк булса, теләсә кайсы район больницаларында инфекцион койкалар ачылачак. Аерым инфекцион корпус Старошайгово больницацында бар, ә инфекцион койкаларны Ковылкино, Чамзинка, Краснослободск район больницаларында; Мордовиядә барлыгы, кирәк чакта, коронавирус инфекциясен йоктыручыларга 1206 коека булдыра алабыз”, - дип ишеттерде.
Тагы ул: “Өлкән яшьтәге кешеләргә мөрәҗәгать итәм: шәһәр буенча хәрәкәт итүне чикләгез, өйдә булыгыз. Кирәк булган очракта, медицина хезмәткәрләре сезгә урыннарда ярдәм күрсәтәчәкләр, - дип белдерде Олег Валентинович Маркин. - Моннан тыш, сезгә социаль хезмәткәрләр һәм волонтерлар ярдәм итәчәк”.
Яңа куркыныч авыру - коронавирус инфекциясе  таралуга, шулай ук медикларның чит илгә чыгу куркынычсызлыгы турында берничә тапкыр кисәтүләренә карамастан, Мордовия халкы Ватаннан читкә чыгуларын дәвам итә. Федеральная служба по надзору в сфере защиты прав потребителей и благополучия человека по Республике Мордовия идарәсе җитәкчесе Татьяна Петровна Харитонова мәгълүматларына караганда, көн саен регионга 60-100 кеше кайта. Чит илдән кайтучыларга 14 көнгә хастаханә кәгазе - больничный лист бирелә, дип аңлатты ул. Кешенең ОРВИ клиникасы булса, Республика клиник хастаханәсенә озатыла. Шулай ук Татьяна Петровна коронавирус инфекциясен профилактикалау буенча төп чаралар турында искә төшерде: чит илгә барудан тыелырга; җәмәгать урыннарына бармаска; ОРВИ билгеләре булган кешеләр белән якын элемтәдә һәм бер бинада булмаска; кулларны ешрак сабын һәм су белән юарга; гаджетларны, оргтехниканы дезинфекцияләргә; сәламләгәндә кочмаска һәм кул алышмаска; шәхси гигиена предметларыннан гына файдаланырга.

Наилә НАСЫРОВА