Икенче ел рәттән «Кече шәһәрләр һәм авылларның мәдәни мозаикасы» Бөтенроссия конкурсының регионара этабы Темников шәһәрендә һәм районның авылларында үтә. Якшәмбе көнне «Россиянең кечкенә энҗеләре» Регионара фестивале кысаларында Темник районы Тархан авылында татар халкының милли йолаларының берсе булган уңыш бәйрәме - «Сөмбелә» үтте. Алар бу бәйрәмне «Ипи көненә» багышлаганнар.

Бу юкка түгел, чөнки бүгенге көндә халкыбызның онытыла башлаган матур бәйрәмен яңарту ул. «Сөмбел» сүзенең килеп чыгышы белән безнең эрага кадәр Азиядә яшәгән һәм игенчелек белән шөгыльләнгән борынгы шумерларның мәдәниятенә барып тоташа. Алар телендә «шумбул», «сары башак» дигән мәгънәгә туры килә һәм «Сөмбелә» – «башак» дигән сүз ул.
Сөмбелә ае көн белән төннең көзге тигезләшкән чорына - 22 сентябрьгә туры килгән һәм бу көнне Сөмбелә бәйрәме үткәрелгән. Бу бәйрәм асылда көн белән төннең язгы тигезләшкән чорында - 21 мартта уздырылучы Нәүрүз бәйрәменең капма – каршы парын тәшкил иткән. Нәүрүз бәйрәме аграр хуҗалык елын, ягъни игенчелек циклын башлап җибәрсә, Сөмбелә бәйрәме аны тәмамлап – йомгаклап куйган. Чөнки бу вакытта инде урып – җыю эшләре һәм уҗымга сөрү төгәлләнә торган булган, ашлык кибән – эскертләргә куелган, сугылганы келәт – амбарларга тутырылган. Менә шундый көзге муллык – туклык чорына туры килгәнгә күрә дә, халык Сөмбелә бәйрәмен, аеруча мул сый – ризык әзерләп, күтәренке күңел белән үткәрелә торган булган: һәр өйдә бу көнгә яңа уңыштан төрле камыр ашлары әзерләнгән, тәмлушкалар пешерелгән. Ял көне үткәрелгән бәйрәмдә дә шулай булды.
Бәйрәмне район главасы Сергей Николаевич Кизим котлап ачты, Тархан авылы тарихы һәм бүгенгесе турында билгеләп үтте. Бәйрәм кирәклеге турында сөйләп халыкка изге теләкләрен ишеттерде. Россия Дәүләт Думасы депутаты, мәдәният Комитеты әгъзасы Наталия Николаевна Пилюс белән Мордовия мәдәният, милли сәясәт һәм архив эшләре министры беренче урынбасары Светлана Никитовна Баулина Тарханлыларны милли бәйрәм белән котладылар һәм татар мәдәниятын саклаган өчен рәхмәтләрен белдерделәр. Матур теләкләр Тархан авылы главасы Галина Васильевна Булгакова, авыл китапханәчесе Фәридә Фәрит кызы Кутыева теләделәр.
Бәйрәмдә Тархан авылы тарихын, мәдәниятын искә алып, халкына тырыш хезмәт иткән, матур тормыш торган һәм башкаларга үрнәк булган кешеләренә зур рәхмәтләр белдереп бүләкләр дә тапшырылдылар. Авылның сугыш һәм хезмәт ветераннары алдында баш иеп хөрмәтли аларны халык. Шулай, кырык ике ел Киров исемендәге колхоз трактор бригадасын җитәкләгән Равиль Мифтах улы Янбухтинны (үзе булмаса да бүләге тапшырылыр), 41 ел фермада сыер сауган Мария Семеновна Волкованы бәйрәмдә бүләкләделәр. Аерым рәхмәт сүзләре «Тархановское» җәмгыятьелегенә белдерелде һәм бигърәк Умәр Касим улы Кугушев белән Мөнир Шәрифҗан улы Дулатов турында мактау сүзләре яңгырады.
Галина Васильевна Булгакова бәйрәмдә уңышлы сыер һәм үгезләр асраучы Рәшит Ибрагим улы белән Елена Михайловна Мамлеевларны; алдынгы игенчеләр - Шамиль Шакир улы Кутыев белән Ринат Хафиз улы Дулатовны мактап матур теләкләр теләде, бүләкләде.
Иң матур, җыйнак һәм уңышлы йорт хуҗалары - Равиль Халим улы белән Румия Ряхим кызы Куникеевлар, Камиль Рәхим улы белән Садия Ханяфи кызы Кугушевлар, Василий Никитович белән Лидия Ивановна Кашуркиннар котланды. Ишейки авылы «Рябишушка-Миләшләр» ансамбле аларны җырлары белән дә котланды.
Көмеш туй үткәргән юбиляр гаиләләр дә онытылмады: Рәмзия Равил кызы белән Мөнир Шәрифҗан улы Дулатовлар, Гульнара Хафиз кызы белән Наиль Халим улы Дулатовлар, Румия Рәхим кызы белән Равиль Халим улы Куникеевлар котланды. Бергә 30 ел – энҗе туйларын билгеләп үткән Галия Зәгидулла кызы белән Равиль Рәхим улы Кугушевлар, 35 ел – корал туйлары белән Нурия Шекур кызы белән Авзал Фатих улы Мамлеевлар тәбрикләнделәр. Кечкенә балалары туган Оксана Николаевна белән Рифат Шәмил улы Ялышевлар, Гульниса Шәрифҗан кызы белән Руслан Рәшит улы Дулатовлар, Гульнара Наиль кызы белән Ильнур Наиль улы Кугушевлар, Эльмира Шамиль кызы белән Юнир Наиль улы Дулатовлар белән бергә күпбалалы Марина Александровна белән Алексей Васильевич Кашуркиннарны хөрмәтләделәр. Аларга «Туган көн», «Син түгел» җырыларын Гульфия Акбулатова багышлап, күңелләрнең тирән почмакларын тибрәндерерлек итеп, җырлады.
Мәдәниятыбыздагы уңышлар өчен Марина Александровна Кашуринаны, Шайхулла Саид улы Муратовны, Тарханнан «Веселые ребята» балалар ансамблен олылап котладылар. Үзләре репертуарларыннан төрле җырлары белән кунакларның күңелен күрделәр. «Сандугачлар» ансамбле «Эзләдем, таба алмадым» дигән матур җырны котлау итеп башкардылар.
Бәйрәм уеннар, җыр-биюләр, конкурслар белән бергә үрелеп, тәмлушкалар белән чәйләр эчеп, шулпалар ашап, күргәзмәләрне карап күңел ачтылар. Салкын көнне йөрәкләре белән җылытып үткәрделәр бу бәйрәмне.
«Чайкала иген кырлары» җырында җырланганча барчабызга телибез: «Еллар имин, илнең күге аяз булсын. Сабыйларның шат авызы яңгырап торсын. Бәйрәм мөбәрәк, табыннар түгәрәк булсын. Хәерле юллар, хәерле еллар насыйп булсын! Матур бәйрәмнәребез гөрләп торсын».

 

Наилә Насырова