Атюрьево районында Россия Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесенең беренче урынбасары, муниципаль берәмлекләрнең Гомумроссия конгрессы президенты Виктор Борисович Кидяев булып китте. Халык белән очрашканда, Стрельниково авыл җирлеге башлыгы Саид Загидулла улы Кильдеев, депутатка төп соравын – Стрельников авылындагы Кулунчаков морза йортының киләчәк язмышы турында кайгыртып мөрәҗәгать итте.

Әлегә республикада татарлар токымы вәкиленең бердән-бер сакланып калган помещик утары урыны бу: ат абзары бинасы, хезмәтчеләр йорты, 1814 елда Напалеонны җиңү истәлегенә утырткан юкә аллеясы һәм башкалар. Усадьба архитектура һәйкәле буларак теркәлгән. Саид Загидулла улы утарны торгызуда һәм туристлык Үзәген булдыруда ярдәм итү үтенече белән мөрәҗәгать иткән.
Кыскача Кулунчаковлар турында. Кулунчаковлар (морза Кулунчаковлар, Колынчаклар) – татар, соңрак рус морзалар токымы. Темник морзасы Кулунчак Еникеевтан килеп чыга. Еникей Тенишев морзаның өлкән улы ул һәм әтисе үлгәч Темниковта җитәкчелек тә иткән ул.
Утарны Алексей Николаевич Кулунчаков төзегән. Ул 1815 елда гардемарин (1818 елда диңгез кадет корпусын тәмамлаган), 1834 елга кадәр флотта капитан-лейтенант булып хезмәт иткән. Балтик, Алман, Төньяк, Урта Диңгез Һәм Кара диңгезләрдә алты ай йөргән. 1828-1829 елларда - рус-төрек сугышында, 1830-1831 елларда Польша восстаниесен бастыруда катнашкан. Күптөрле олы бүләкләре бар. 1839 елда майор дәрәҗәсенә ирешкән. Казан губернасы урманчысы булып хезмәт иткән, 1843 елның 25 маенда подполковник мундиры белән отставкага киткән.
Кулунчаковлар 1452 елда Василий II тарафыннан нигез салынган Касыйм патшалыгы тормышында сизелерлек сәяси (политик) роль уйнаганнар. Александр Иванович Купринның әнисе - Любовь Алексеевна Кулунчакованың ерак туганы XIV гасырда Сараклыч шәһәре җитәкчесе (хәзерге заман Саров, элекке Арзамас-16) Бехан морза булган. Тенишевлар, Кугушевлар, Еникеевлар, Акчуриннар, Ишеевлар һәм Кулунчаковлар – барысы да Беханның дәвамы булган токымнар. Вакытлар узу белән, әлеге морза фамилияләр вәкилләре, җирләрен һәм титулларын югатмас өчен, дәүләткә хезмәт итә башлыйлар һәм православиене дә кабул итүчеләре була.
Николай Алексеевич Кулунчаков утарын (урман сагы һәм Хәрби ведомство вәкиле, князь, Казан губернасы урманчысы, статский советник) төзегән. Бу нәселнең 2160 га мәйданда җиләк-җимеш бакчасы, 1912 елда Наполеонны Җиңүнең 100 еллыгы уңаеннан утыртылган аллея, сәүдә йортлары белән 79 мең чиләк спирт җитештерүче заводы була. Ашлык, бәрәңге үстерү, терлекчелек һәм умарта үрчетү белән шөгыльләнүче крестьяннарга кредитлар биргән банкы да эшләгән. Ат абзарында армия өчен атлар үрчеткән. 1914 елда, Беренче бөтендөнья сугышы башланганда, биналарының берсендә яралыларга госпиталь ачкан. Болар барысы да рус язучысы Александр Иванович Купринның ата-бабаларының, Колынчаков морзаның булган. 1905 елда агач йорт яна һәм Николай Алексеевичның улы Алексей, немец стилендә ике подъезды, ике балконы һәм пыяла террасасы булган таш бина төзи. Шул бина рәсемдә.
Тарихыбызны белергә тиешбез һәм аны саклау максаты белән утарны торгызу, туристлар танышсын өчен яңа мөмкинчелек тудыру турында очрашуда сүз барган.

 

Н.Хәлил