Халыкара бәйрәм дөньядагы тел-ләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү макстатыннан оешкан.
Һәр халыкның теле үзенчәлекле. Күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк белергә ярдәм итә. Безнең телебез – татар теле, шуңа күрә һәр татар кешесе үз теленә хөрмәт белән карарга тиеш. Телебезнең кулланылыш даирәсен киңәйтү, аны балаларыбызга һәм оныкларыбызга тапшыру – безнең төп бурычыбыз. Шул бурычны Мордовиядә тормышка ашырып килергә тырышабыз, булдыра алган кадәр. Мордовиянең татар телле мәктәпләрендә шул бурычны да тормышка ашырып киләләр. Моңа дәлил итеп, Туган тел көне турында берничә мәгълумат.

Ромодан районы Алтар урта гомуми белем бирү мәктәбендә 19 нчы февральдән 24-нче февральгә кадәр Туган телләр атналыгы узган. 21 февральдә билгеләп үтелә торган Халыкара туган тел көне алдыннан татар теле һәм әдәбияты укытучысы Венера Галләм кызы Конешева 5-9 сыйныф укучылары арасында “Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел” дигән викторина үткәргән. Татар һәм рус халыкларының тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре турында да сүз барган.
Халыкара туган тел көнендә Дубенка районы Кочкурово урта мәктәбенең тәрбия буенча директор киңәшчесе Альфия Кетдюс кызы Узбякова 2 сыйныф укучылары белән “Туган телне бел һәм ярат!” дигән чара үткәргән.
Рузаевка районы Татар Пешлә урта мәктәбе укытучысы Сания Спартак кызы Саляева җитәкчелегендә “Туган телемдә укыйм” Бөтенроссия акциясендә укучыларның сәнгатьле шигырьләр сөйләгәннәре интернет челтәрдә. Латышовка урта мәктәбендә төрле чараларны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Равиль кызы Поташова да үткәргән. Ә Большие Поляны төп мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Кильдеев Рамазан (укытучысы Зәйнәб Хөсәен кызы Кильдеева) татар телендәге шигыре белән “Туган телемдә укыйм” Бөтенроссия акциясендә катнашкан. Туган телендә барлык әтиләрне 23 февраль бәйрәме белән дә котлаган.
Ләмберә районы Ләм-берәнең №1 мәктәбендә, Черемиш төп мәктәбендә төрле чаралар, очрашулар үткән. Татар Тавла төп мәктәбе сайтында татар теле һәм әдәбияты укытучысы Альфия Фатих кызы Муртазина Халыкара туган тел көнен Габдулла Тукайга багышлап эчтәлекле чара үткәрә. Бөтенроссия акциясендә дә катнашкан-нар. Шул ук районның Пензятка урта мәктәбендә Туган тел көнендә һәрбер сыйныфта кызыклы чаралар үткән. Шулар арасында ана телен, тарихыбыз һәм мәдәниятебезне саклауда татар халкы аш-суының бай тарихы, үзенчәлекләре һәм кызыклы традицияләре дә зур роль уйный торган ярыш та бар. Чаралар арасында аш-су конкурсындагы пәрәмәчләр, кош теле һәм, әлбәттә, чәк-чәк пешерү дә телебезне, мәдәниятыбызны кадерләргә ярдәм итә.
2024 елның 21 февралендә “Педагог 13.ру”да Халыкара туган тел көненә багышланган «Туган тел – халык җаны» төбәкара түгәрәк өстәле узган. Чара эшендә Мордовия Республикасы һәм Россия Федерациясе төбәкләре (Ульяновск, Оренбург, Белгород өлкәләре, Татарстан Республикасы) мәгариф оешмаларының туган (рус, мокша, әрзә, татар) теле педагоглары катнашкан.
Төбәкара түгәрәк өстәлнең модераторы булып этномәдәни белем бирү лабораториясе мөдире Елена Михайловна Наумова билгеләп үткәнчә, Ватаныбыз өчен үз халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап калу, фикер йөртә, туган телдә сөйләшә белү бик мөһим. Мең еллар дәвамында ул безнең ата – бабаларыбызның күп буыннары тарафыннан барлыкка китерелгән һәм аның һәр сүзе саф алтын бөртеге кебек.
Туган телегезне яратыгыз һәм саклагыз!

Наилә НАСЫРОВА