Кеше тормышында озакка истә калырлык вакыйгалар бар. Аларның берсе Атюрьево районында хөрмәтле кеше - Загидулла Абидулла улы Теркуловка сизмәстән генә 70 яшь килеп җитте.

Юбилей көне, 70 яшь тулу уңаеннан, Загидулла Абидулла улына бик күп игелекле сүзләр һәм ихлас теләкләр әйтелде, чөнки ул үз иленең хөрмәтле кешесе. “Кайда туган, шунда кирәк тә булган”, - диләр бит андыйлар турында. Загидулла абый Теркуловны матур дата белән котларга Атюрьево районы җитәкчесе И.С.Гусаров һәм Большешуструй авыл җирлеге башлыгы И.А.Любушкин килделәр. Бардо розалар, матур теләкләр, ә иң мөһиме - игътибар юбилярны битараф калдыра алмады, аның күзләре дә шатлыктан балкыды, ә елмаюы Загидулла Абидулла улының йөзен бизәде.
Түбән Пишляй авылында туган һәм үскән бу искиткеч кешенең тормышы - уч төбендә кебек. Туган авылы Түбән Пишляй сигезьеллык, аннары Стрельниково урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, М.Е Евсевьев исемендәге педагогия институтына физика-математика факультетына укырга керә. Диплом белән 1971 елда Усть-Рахмановка урта мәктәбенә эшкә урнаша, ә җиде елдан соң, Загидулла Абидулла улын «Восход» колхозының партоешма секретаре итеп сайлыйлар. Аннары, карьера баскычы буенча менә ул: 1988 елда аңа «Восход» колхозын - хуҗалыкны җитәкләргә тәкъдим итәләр. 2005 елга кадәр, үзгәртеп кору чорында, З.А.Теркуловка икътисади планда авыр шартларда, авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче кешеләр булган хуҗалык мәсьәләләрен хәл итәргә туры килә. Күпме акча, хезмәт, йокысыз төннәр һәм күңел көче салынган. Ә 2005 елдан Загидулла Абидулла улы - авыл җирлеге башлыгы. Бу елларда да ул югары уңышларга иреште: алдынгы позицияләр яулар өчен үсемлекчелекне һәм терлекчелекне үстерде; күп иттереп сөт саудылар һәм ит җитештерделәр, түрәләрдән асфальт юлларының яңа километрларын “суырып алды”, күперләр һәм   суүткәргеч челтәрләре төзеде, көндәлек мәсьәләләрне хәл итте. Ә алар бик күп булды, чөнки һәр авыл кешесенең үз язмышы.
Загидулла Абидулла улы Теркулов яхшы һәм җаваплы җитәкче генә түгел, искиткеч ир һәм әти дә, биш оныклары өчен карт әти дә. Хатыны Наилә Хөсәен кызы белән 50 ел бер-берсенә карата мәхәббәт, бер-берсенә карата хөрмәт белән яшиләр. Ирле-хатынлы  ике улларын - Шамиль   белән Русланны тәрбияләп үстергәннәр. Шамильләре гаиләсе белән Торбеево авылында яши, Алтынчы ФКУИКта эшли, подполковник исеменә ия. Ә Русланнары - Мәскәүдә, белгечлеге буенча «Горводоканал»да инженер булып хезмәт итә. Алар әти-әниләренә аерым хөрмәт белән карыйлар; еш кына киләләр, булышалар. Ә җәен, әтисе үтенече буенча, машинада бөтен тирә-юньне йөреп чыгалар. Ул теге яки бу басудан нинди уңыш җыйганын, күпме савым сыерлары көтүе булуын әле дә хәтерли... һәм мәктәп иншаларында язылганча: хатирәләрдән арыган һәм канәгать булып, өенә кайта. Ә хезмәт ветеранының теләге шундый: Түбән Пишляй авыллары чәчәк атсын, якташлары тыныч яшәсен, басулар чәчелсен һәм уңышлар да сөендерсен. Ул бит кече Ватанының лаеклы улы.
Яхшылыкка ышану Загидулла Абидулла улыннан китми. Аның, кыенлыкларга карамастан, тормыш энергиясе, позитивлылыгы сокландыргыч. Ул, озак еллар эшләргә туры килгән кешеләр белән элемтәне югалтмый. Без дә, хөрмәтле Загидулла Абидулла улына, сәламәтлек, күңелләрегезне сөендергән якты иртәнге таңнар, дусларыгыз һәм йортыгызда яхшы һава торышы телибез. Сезнең юбилей - зирәклек, тормыш тәҗрибәсе һәм үз-үзеңне раслау яше.

Н.ХӘЛИЛ