А.И.Полежаев музеенда Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Патриотик укулар” атналыгы старт алды. Алар үсеп килүче буында Ватанга тугрылык, аңа хезмәт итәргә әзерлек, үз якташларының тормышы һәм батырлыклары үрнәгендә яклау максатыннан оештырылган.
Чараны А.И.Полежаев музее заведующие Валентина Степановна Шведкова алып барды. “Гафу ит мине, синең рядовоеңны” исемле татар шагыйре Муса Җәлилгә һәм Әфганстан Демократик Республикасыннан Совет гаскәрләренең чыгаруның 35 еллыгына багышланган чарада Саранск шәһәре 9 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары һәм 22 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары катнашты.
Муса Җәлил... Бу исемне телгә алуга, күз алдына, ниндидер, гадәттән тыш кеше килеп баса. Ул – ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен көрәшкән курку белмәс батыр да.
Муса Җәлил 1906 елның 15 февралендә хәзерге Оренбург өлкәсе Мостафа авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килгән. 1922 нче елда Муса Казанга килә һәм 1923-1925 елларда Казан педагогия институтының рабфагында укый, 1931 нче елда Мәскәү университетының әдәбият бүлеген тәмамлый. 1939 нчы елда Җәлилне Татарстан Язучылар берлегенең җитәкчесе итеп сайлыйлар. Сугышка кадәр үк бик күп шигырьләр, җырлар, без барыбыз да яратып укыган “Хат ташучы” поэмасы, “Алтынчәч”, “Илдар” либреттолары белән үзен талантлы шагыйрь итеп таныткан Муса Җәлил, Бөек Ватан сугышы башлану белән, фронтка җибәрүләрен сорый. Аның үтенече канәгатьләндерелә. 1942 елның җәендә Волхов фронтында, дошман чолганышында калып, авыр яраланган хәлдә, фашистлар кулына әсирлеккә эләгә. Әнә шулай аның лагерь тормышы башлана. Шагыйрь әсирлектә дә көрәшне туктатмый. Яшерен оешмага керә, аның җитәкчеләреннән берсе була, бик күп әсирләр белән лагерьдан качу һәм партизаннарга (Белоруссия партизаннарына 500 артык әсир кушыла) барып кушылу ниятен тормышка ашырырга уйлый. Бер хыянәтче аларның серләрен фашистларга хәбәр итә. Шуннан соң Җәлилне һәм аның иптәшләрен Моабит төрмәсенә ябалар. Шагыйрь анда да туган иленә тугрылыклы булып кала. Искиткеч рухи ныклык күрсәтә. Үлем җәзасы көтеп торганда да туган илгә, халыкка тирән мәхәббәт белән, фашистларга көчле нәфрәт белдергән шигырьләр язып, аларны үзе ясаган кечкенә дәфтәрләргә теркәп бара.
Туган илгә аның ике дәфтәре кайтты. Моабит төрмәсендә бер камерада утырган бельгияле Андре Тиммерманс Муса Җәлилнең гарәп имләсендә һәм “Яңалиф” татар латин графикасы белән татар телендә язылган шигырь дәфтәрләрен посольсвога җиткерә, ә 1953 елда Константин Симонов бу шигырьләрне рус теленә тәрҗемә иттерә. Аларны бөтен дөньяда “Моабит дәфтәрләре” дигән исем белән беләләр. Шагыйрьне үтерсәләр дә, фашистлар аның ялкынлы җырларын, көчле рухын юк итә алмады. Муса Җәлил илгә җыр булып кайтты. Муса Җәлил исемен, илебез халкы гына түгел, бөтендөнья халкы горурлык белән искә ала. Аның көрәше, эшчәнлеге – кыюлык һәм батырлык үрнәге.
1944 елның 25 августында фашистлар М. Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен җәзалыйлар. Җәлилчеләр: Гайнан Кормаш (Актүбә, Казакъстан), Фоат Сәйфелмөлеков (Ташкент, Үзбәкстан), Абдулла Алиш (Көек, Татарстан), Фоат Булатов (Мәләвез, Башкортстан), Муса Җәлил (Мостафа, Ырымбур өлкәсе), Гариф Шабаев (Иске Турай, Башкортстан), якташыбыз Әхмәт Симаев (Усть-Рахмановка, элекке – Пенза, хәзерге - Мордовия), Абдулла Баттал (Зур Тигәнәле, Татарстан), Зиннәт Хәсәнов (Иске Кәшер, Татарстан), Әхәт Атнашев (Петропавловск, Казакъстан), Сәлим Бохаров (Галләнур Бохараев - Миякә, Башкортстан). Советлар Союзы Герое, В.И.Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил һәм җәлилчеләрнең батырлыгы – үлемсез.
Барысы турында А.И.Полежаев музее заведующие Валентина Степановна Шведкова, видеоролик һәм Мор-довиянең атказанган корреспонденты Наилә Халил кызы Насырова чыгышларында укучыларга җиткерделәр.
Афган сугышы ветераны, вертолет экипажы командиры, капитан Александр Григорьевич Сыркин үзләренең интернациональ бурычларын Россиядән 630 000 хәрби һәм офицер (15 меңе батырларча вафат), ә Мордовиядән 300 мен (2956, 68 батырларча вафат булдылар) башкарды дип сөйләде.
Интернационалист сугышчыларны искә алу көне 1989 ел белән бәйле. Әлеге елның 15 февралендә совет гаскәрләре Афганстан территориясен тулысынча калдырган. Сугыш 35 ел элек тәмамлана. Ун елга якын хәрби бәрелешләр күп бәла-казалар һәм газаплар китерде. Ерак Афганстанда совет сугышчылары кешелекнең иң яхшы сыйфатларын күрсәтәләр: батырлык, ныклык һәм затлылык.
Интернационалист сугышчыларны искә алу көнендә без Афганстанда сугышканнарны гына түгел, ә 30дан артык кораллы конфликтта катнашкан 1,5 миллион россиялеләрне дә искә алабыз: Россия хәрбиләре Туган илләреннән еракта үз гомерләрен биргән һәм бурычларын үтәгән батырлар.
Бу очрашу буыннан-буынга тапшырыла торган патриотизм турында белә алган укучылар өчен мөһим момент булды.

Наилә НАСЫРОВА