Утыз елдан артык Темников районында “Уйнагыз, гармуннар, такмаклар яңгырагыз!” ярышы үтеп килә.
Ел саен катнашкан күк, быел да Темников татарлары бу чарадан читтә калмадылар. “Тархановский”, Аксел авыллары клублары хезмәткәрләре үз өлешләрен керттеләр. “Сандугачлар” ансамбле сәхнәдә яңгыраса, милли ашлар белән Тархан яклары макталды.