Гадәт буенча, ел саен Темников районы Аксель авылында “За-Валенки” кышкы регионара фестиваль уза, быел да үтте. Татарларыбыз да бу чарада теләп катнаша. Мәсәлән, Митрял белән Тархан авылы (СК “Тархановский”) “Татарское подворье” оештырып алып барганнар.

Фестивальгә традицион рәвештә киез итек җитештерүчеләр килә. Беренче ел гына үз продукциясен Атюрьево районыннан Сергей Рапин тәкъдим итми. Аны әтисе өйрәткән. Сәүдә белән канәгать. Фестивальдә катнашу кысаларында оста аяк киемен сату белән генә чикләнми, ә аны ничек ясавын да күрсәтә.
Чесанка, катанка, киез итек, пима Россиянең төрле почмакларында табигый сарык йоныннан ясалган кышкы аяк киеме аталмалары. Җылы, уңайлы, алар салкында аякларын да, җанын да җылыталар. Кыска һәм озын, соры һәм ак, кошлар һәм җиләкләр белән ясалган киез итекләр кайнар пироглар кебек очып киткәннәр.
- Өйдә кияргә дип безнең Темник ягы татарларыбыз кыска оек - катый (чүни-пиманы) сайлыйлар. Резинка калуш киертеп чесанкасы да йорт хайваннары арасында кияргә шәп. Акселга аяк киеме сатып алырга күрше районнардан, шулай ук Саров һәм Саранск халкы да ел саен килә, быел да килгәннәр. Өйдә кияргә ясалган җылы аяк киеме, чуни дип аталганы, зур ихтыяҗ белән сатылды бу көнне. Күпләр модалы киез итекне киеп йөри кыш көне, - ди фестивальдә катнашучы Тархан авылы клубы җитәкчесе, хөрмәтле Нурия Шарифҗан кызы Муратова.
Традиция буенча бу көнне валенкаларга чын бәйрәм оештырыла: авыл уртасындагы элеккеге базар мәйданында музыка яңгырый, конкурслар узды. Үзешчән сәнгать коллективлары халыкны үз чыгышлары белән шатландырды. Гастрономия күргәзмәсендә районның авыл җирлекләре вәкилләре катнашты. Тархан бәлешләрен яратып сатып алдылар. Фестивальдән кунак-лар декоратив-кулланма сәнгать товарларын алып китәләр. Фотозона да эшләгән. Балаларны мәктәптән тыш эш үзәге активистлары уеннар уйнат-кан. Көч, тизлек, җитезлек күрсәтеп, спорт мәйданчыгы аерылып торган. Тамашачыларны “Беренчеләр хәрәкәте” ннән волонтерлар һәм актив яшьләр күңел ачкан. Барысы да халык өчен оештырылган. Иң күңеллесе – хәзер яшьләр дә киез итек - валенки кия, модада диләр.

 

Наилә НАСЫРОВА