Айсылу Мәхмүт кызы Семочкина, «Бердәм Россия» партиясенең Торбеево җирле бүлекчәсе секретаре, Мордовия Республикасы «Торбеево үзәк район хастаханәсе» баш табибы, Россия Президенты В.В.Путинның Федераль Җыенга Юлламасын комментарияләде:

- Федераль Җыенга Юллама җәмгыять өчен иң мөһим мәсьәләләргә кагыла. Төп темалар - Россия халкын саклау һәм арттыру, аналар һәм балаларга, бигрәк тә түбән керемле гаиләләргә ярдәм итү.
Россия Президенты В.В.Путинның Федераль Җыенга Юлламасында, гадәттәгечә, сәламәтлек саклау проблемалары һәм әлеге кискен проблемаларны юкка чыгарачак чаралар билгеләп үтелде. Бу - кадрлар белән тәэмин итү дә, беренчел звеноның проблемалары да, медицина ярдәмен күрсәтүнең сыйфаты һәм үз вакытында алу да. Торбеево районында Президенты Юлламасында күрсәтелгән чаралар үткәрелә инде.
2019 елның икенче кварталыннан башлап Торбеево үзәк район хастаханәсе «Беренчел медик - санитар ярдәм күрсәтүче медицина оешмасының яңа моделен булдыру» проектына керде. Өлкәннәр һәм балалар регистратураларының эше үзгәртелде, медицина хезмәтләрен максималь тиз һәм уңайлы алу процессы оештырылды. Мөмкинлекләре чикләнгән пациентларга һәм балигъ булмаган балалары булган ата-аналарга аерым шартлар тудырылган. Хастаханәдә республика дәрәҗәсендәге дәвалау оешмалары белән телемедицина консультацияләре киң кулланыла. Торбеево районының алты фельдшер-акушерлык пункты Интернет челтәренә тоташтырылган, бу белгечләргә вакытында консультатив ярдәм алырга мөмкинлек бирә.
2019 елда Красноармейский поселогында модульле фельдшер-акушерлык пункты файдалануга тапшырылды. 2020 елда Куликово, Виндрей һәм Кажлодка авылларында тагын өч ФАПны эшләтеп җибәрү планлаштырыла. «Бердәм Россия» партиясенең Торбеево җирле бүлекчәсе Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның Федераль Җыенга Юлламасында яңгыраган башка инициативаларны да хуплый һәм аларны тормышка ашыру буенча актив эшләячәк, дип сөйләде Айсылу Мәхмүт кызы Семочкина.


Наилә НАСЫРОВА