Кочкурово районы Татар Умысы авылында яшәүче Хаҗирә Абдулла кызы Абдулованың йорты артында урнашкан бакчасы кечкенә түгел. Анда җиләк-җимеш агачлары күп, хәтта Хаҗирә апа өчен үзенчәлекле бер алма агачы да бар: яшь гаилә барлыкка килү хөрмәтенә, истәлеккә ике нәсел башы утыртканнар.
– Менә ул, миңа иң кадерле агач, - диде Хаҗирә Абдулла кызы. - Калганнары да яхшы уңыш бирә, әмма бу - иң мөһиме. Бакчага кергәндә мин аны күз белән һәрвакыт эзлим һәм табып, якыннарымны искә алам. Әлбәттә, бу алма агачы картайган инде, әмма һәр ел мин аны элеккечә үк җимеш бирә алырмы дип кайгыртам. Ел саен чәчәк ата алырмы дигән сорау тынгы бирми. Тик ул миңа ни дәрәҗәдә кадерле икәнен белә… Бу хәл болай булган. 1961нче елда Ха-җирә Надрова авыл егете Камил Абдуловка кияүгә чыга. Ике як әтиләре, яшь гаилә өчен, алма бакчасы утыртырга уйлый. Ни өчен нәкъ менә алмагачлар икәнен хәзер инде белеп булмый, ди «Заря» район газетасы авторына әңгәмәдәшебез. Хаҗирә Абдулла кызы фикеренчә, бәлки алмада ниндидер серле, символик нәрсә булу сәбәпледер. Әгәр кеше киләчәккә ышана һәм аны төзергә, иҗат итәргә тели икән, алар алмагач утырталар. Әгәр ышанмыйлар – кисәләр.
Бәлкем, аларның сайлавына бу еллардагы бөтен ил буенча - колхозларда, белем бирү учреждениеләре каршында, балалар бакчаларында алма бакчасы утырту сәбәптер. Бу күренеш гади авыл кешеләрен дә читләтеп үтмәгәндер. Әмма барысы да уйлаганча тормышка ашмый шул: теге яки бу сәбәпләр аркасында, берничә ел бакча утырту кичектерелгән. Һәм нәкъ 1969нчы елда Абдулла Ибраһим улы Надров белән Харис Хөснетдин улы Абдулов бакчаның билгеләнгән урынында, балаларына һәм оныкларына истәлек итеп, алмагачлар утырталар.
- Яшь агачларда беренче җимешләр үскәч, гаиләбездә бик зур шатлык булды,- дип сөйли Хаҗирә Абдулла кызы. – Без барыбыз да алмагач яфракларын яруын, аннары бутоннардан чәчәк атуын, беренче алма үсә башлавын зур куаныч белән күзәттек. Август аенда өйдәгеләрнең бөтен игътибары иң зур алмаларга юнәл-телгән иде. Балалар фикеренчә, зурлар икән - өлгергәннәр. Шуңа күрә аларны ашарга вакыт дип уйлаганнар. Аларны бу адымнан саклап калу авыр булды. Балалар бит ... Ярар, соңыннан без барыбыз да беренче алма уңышының тәмен бәяли алдык. Алардан да тәмлерәк алма юк төсле тоелды шул вакыт.
Хуҗабикә бакчасы тарихы турында сөй-ләгәндә, әңгәмәдәше белән түгел, ә яшь чактагы хәтирәләре белән бергә булды; яшь бакчада балалары көлүе белән тулган чагында йөзгән төсле иде. Хаҗирә Абдулла кызы, хезмәттән кайтып һәм өй эшләреннән бушаган вакытта, бакчада булырга ярата; ул чәчәк ата торган алмагачларга, ә аннары өлгергән җиләк-җимешләргә сокланып тора. Бакчага кергәндә һәрвакыт, ул әтисен, кайнатасын яхшы сүзләр белән генә искә ала.
...Бу бакча утыртылганнан соң илле елдан артык вакыт узган инде. Дөрес, хәзер биредә яшь агачлар күбрәк, әмма «картлар»ы да бар - билгесез сортлы алмагачлар. Бөтен гаилә, чираттагы тапкыр бергә җыелганда, аларга алма бакчасы бүләк иткән рәхмәтле Абдулла бабалары белән Харис бабалары исемнәре кат-кат яңгырый.


Наилә НАСЫРОВА әзерләде