Һәрбер кешенең тормыш юлында укытучылар очрый. Кайберләрен гомер буе хөрмәт белән искә алабыз. Минем дә гомеремдә укытучылар зур урын алып тора. Алар минем йөрәгемдә матур хисләр калдырдылар һәм күп яхшылыклар эшләделәр.
Башта беренче укытучымны атап китәм. Ул – безнең күңелебездә ахлаклылык һәм гыйлем нуры чәчкән Газимә Исмаил кызы Жалилова. Икенчесе – сыйныф җитәкчебез, татар теле һәм әдәбияты дөньясын таныткан Нәкыя Ибриһим кызы Насырова. Тагы бер укытучым, Венера Сәләхетдин кызы Алеева турында олы рәхмәтләр белән язам. Дубенка районы Ломат авылында зур гаиләдә туып үскән ул. Аның әти-әнисе балаларын белемле, тәрбияле итеп үстергәннәр. Үзләре гади авыл кешесе булуларына карамастан, дүрт балаларына да югары белем биргәннәр, югары әх-лаклы иткәннәр. Шулай, 1969нчы елны, Ве-нера Сәләхетдин кызы урта белемне туган авылы мәктәбендә алып, М.Е.Евсевьев исемендәге педагогия институтының физика һәм матетатика факультетына белем алырга дип юллана. 1973нче елны белгечлек дипломын алып, Ломатның үзе укыган мәктәбенә эшкә урнаша. Беренче көннән ук укытучылык профессиясенә чума. Без Венера Сәләхетдин кызы дәресләрен көтеп ала торган булдык,чөнки ул физика дәресен бик тә кызыклы иттереп уздырырга тырышты, төрле тәҗрибә - опытлар куйды. Тагы, педагогик хезмәтенең беренче көненнән ук аны 33 укучылы 7 сыйныфның җитәкчесе итеп тә билгелиләр. Венера Сә-ләхетдиновна укучылары белән тиз уртак тел таба - сынатмый. Аны укытучылар да, укучылар да бик тә яраттылар. Шул ук вакытта, педагогик хезмәтне тагы да җанландырып җибәрү өчен, бик тырыша: төрле шәһәрләргә экскурсияләр, табигатькә сәяхәтләр оештыра. Яшь укытучы белемен, энергиясен, йөрәк җылысын кызганмыйча балаларга бирә. Укучылары дә-ресләрен генә түгел, каникулларны да көтеп ала торган иделәр, чөнки Венера апалары каяда булса алып барачак! Шулай, Ломат авылы балалары, Россиянең олы тарихы булган шәһәрләрендә - Волгоград, Брест, Минск, Казан, Ульяновск һәм башкаларында булдылар. Хәтта берничәшәр тапкыр. Мәсәлән, Ульяновск шәһәре бездән якын урнашканга, елына ике тапкыр да сәяхәт итә идек. Безнең Венера апабыз 15 ел буена мәктәп завучы булып та эшләде. Тырыш педагогик хезмәте күпсанлы грамоталар һәм бүләкләр белән бүләкләнде.
Без, Венера Сәләхетдин кызы Алеева-ның күпсанлы укучылары, аны еш сагынабыз, хөрмәт белән искә алабыз. Аның профессиональ яктан белгеч булуы турында хәтта шундый аерым детальләр дә сөйли. Мәсәлән, тормыш иптәшем, мин берәр физик күренешкә тиз генә җавап таба алмасам: «...Нәрсә, шуны да белмисеңмени! Сине Венера Сәләхетдиновна укытмадымени?» - ди.
В.С.Алеева тырыш, булдыклы, тынгы белмәгән позитив педагог, бүген дә авылына ярдәм итүен дәвам итә. Ул – ветераннар Советы председателе. Тагы пенсионерларыбызга юридик ярдәм күрсәтә, нотариуска йөри. Кыскасы, тормышта пенсия белән килеп чыккан хәлләрне һәм башка мәсьәләләрне хәл итәгә булыша.
Өендә дә тик торырга яратмый безнең Венера апабыз. Бакчасында төрле-төрле үсемлекләр үстерә, сарыклар асрый, кәҗәсе бар. Тавыклары йомырка белән тәэмин итәләр. Эштән бушаган арада, үзенә кирәк чакта, машинкасында тегә; бу аның хоббие. Булган, уңган кеше ул – бар яктан да сәләтле. Менә шундый тырыш, эш сөючән Алеева Сәләхетдин кызы Венера апабыз.
Без, аның укучылары, Ломат авылы халкы белән бергә, 3 январьдә булачак 70 яшьлек Юбилее белән котлап, ихластан нык сәламәтлек, җан-тән тынычлыгы, бәхетле озын гомер, шатлык-куанычлар телибез. Изге хезмәтегез өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Рәсемдә: Венера апабыз үзенең укучылары-коллегалары белән.


Мәзидә МУРАКАЕВА, Ломат авылы