Роспотребнадзорның РМ буенча мәгълүматлары буенча, Мордовиядә кискен респиратор вирус инфекцияләре белән авыручылар санының сезонлы күтәрелүе билгеләнә.
Узган атнада республика террито-риясендә 6785 ОРВИ очрагы теркәлгән, бу узган атнадагы авыру дәрәҗәсеннән 22,3% ка югарырак. Халыкның авыруы башлыча негриппоз этиологияле респиратор вируслар һәм COVID-19 циркуляциясе белән бәйле. Авырулардан күпчелек очракта COVID-19, аденовируслар, риновируслар, парагрипп вируслары, бокавируслар һәм башкалар. Республикада грипптан барлык финанслау чыганаклары хисабына 395 меңнән артык кеше прививка ясаган, бу республика халкының 51,2 процентын тәшкил итә. Үз чиратында, төбәктә коронавирус белән авыручылар саны буенча хәл тотрыклылана, ә узган атнада аның ике ай эчендә беренче тапкыр 11,7% ка кимүе билгеләнгән.
Төп симптомнары турында докторлар болай ди. Грипп, коронавирус һәм ОРВИ билгеләре, чыннан да, бик охшаш, шуңа күрә диагноз куйганда хаталанырга да мөмкиннәр. Әмма бу авыруларның һәрберсенең үз үзенчәлекләре бар. Мәсәлән, грипп белән ешрак көзен һәм кышын чир-лиләр. Ул кинәт башлана: температура кискен күтәрелә, калтырата, тән сызлый, баш авырта, яктылыктан курку барлыкка килә, тамак авырта һәм тавыш бетә, каты ютәл башлана.
Кискен респиратор вируслы инфек-цияләр ел әйләнәсенә очрый. Аларның берничә төре бар. Парагрипп - акрынлап башлана, температура артык күтәрелми, тамак авырта, тавыш бетә, ютәлләтә. Риновирус инфекциясе - кискен башлана, борын тыгыла, борын белән сулыш алу авырая, исне һәм тәмне сизү кими, температура нык күтәрелми. Аденовирус инфекциясе - кискен башлана, температура югары яки уртача була, тамак авырта, юеш ютәл, коньюнктивит күзәтелә. Респиратор-синцитиаль инфекция - бетми торган коры ютәл җәфалый. Бу иң таралган инфекцияләр, алар күпкә күбрәк, әлбәттә. Һәркайсы аерым дәвалау ысулын таләп итә.
Ковид-19 коронавирус инфекциясе - тән температурасы артык күтәрелми, аз гына юеш ютәл, тын бетү, тиз ару, күкрәк читлеген нидер баскан кебек тою, исне һәм тәмне югалту, азрак тамак авырту күзәтелә. Авыруның 6-8 көненә тын алу нык авырлаша.
Теләсә кайсы очракта, авыруның беренче билгеләре булганда ук я терапевтка, я педиатрга мөрәҗәгать итәргә кирәк! Иң мөһиме, эшкә йөрмәгез, баланы балалар бакчасына яки мәктәпкә илтмәгез. Һәрхәлдә, клиник диагноз билгеләнгәнгә кадәр. Беренчедән, авыруны аякта үткәрү организм өчен икеләтә куркыныч, икенчедән, болай сез эштә коллегаларыгызга чир йоктырмаячаксыз.
Сак булыгыз, исән булыгыз!
Н.ХӘЛИЛ әзерләде