Саранскида такси йөртүче акчасын югалта. Ул такси өчен түләүне башкарсыннар дип, җинаятьчеләргә банк картасының исәп-хисап мәгълүматларын хәбәр итә. Үткән атнада Россия Эчке эшләр министрлыгының Саранск шәһәре буенча 1 нче номерлы ОПның (ОП№1 УМВД России по го Саранск) дежур частена 43 яшьлек такси йөртүчесенең гаризасы килгән, ул аның банк счетыннан 25 мең сум урлануы турында хәбәр иткән.
Җирле кеше әйтүенчә, аңа клиентны кунакханәдән алырга заказ килгән.
Зыян күрүче машина йөртүче күрсәтелгән адрес буенча килә, шуннан соң аңа клиенттан шалтырату килә һәм ул сәяхәт өчен ничек түли алуын ачыклый.
Таксист кесә телефоны счетына күчерүне тәкъдим итә. Әмма әңгәмәдәш аңа банк картасы номерын һәм смс-ка килгән кодны әйтергә куша.
Карак күрсәтелгән гамәлләрне башкарганнан соң, таксистка 25 мең сум акчаны исәптән чыгару турында хәбәр - СМС килә. Зыян күрүче картаны блокировать итә һәм шуннан соң булган хәл турында полициягә хәбәр итә.
Сак булыгыз! Мордовия Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы тагын бер тапкыр кисәтә: сезгә акча күчерү өчен банк картасы номеры гына җитә.