Җирдә иң куркыныч җәнлек - кеше, дип кемдер күптән әйткән иде. Арыслан, крокодил корбанны ашарга, исән калу өчен үтерә. Кеше үз бөеклеген яки тере җаннар өстендәге үз хакимиятен, ләззәтен күрсәтергә тели.
Без Ельник районындагы аккош кебек сирәк һәм сак кошның бу тирәләрнең сулыкларын сөя башлавы турында газетабыз битләрендә сөйләгән идек инде. Аларга бу матур районның сулыклары ошаган һәм ерак юлга чыгар алдыннан, биредә яшәп көч җыялар. Үз юлын салу өчен көч туплыйлар. Быел да халык бу матур кошларның күп өлешен Комаровка авылы тирәсендәге «Крахмальная», «Светлая» дигән күлләрдә күрделәр. Өлкән яшьтәге аккошлар, яшьләр белән бергә, Мокша елгасында да, тирә-яктагы күлләрдә дә йөзүләрен күреп күпләргә сокланырга мөмкинчелек булды. Түбәндәге хәл турында сөйләми булдыра алмадык. Кышлыкка очып китәр алдыннан булды бу хәл. Су өслегендә, боз туңганчы, күлләрнең берсендә балыкчылар ак тапны күрә булганнар. Ул – ялгыз аккош. Кешеләрне үз итеп, якын арага җибәрә торган булган. Очарга да карар итеп куя бу кош, әмма булдыра алмый, башкалары кебек җылы якка китү өчен көче җитми төсле. Кайбер балыкчылар бу күренешне күзәтеп аптырашта иде: бу нинди хәл бу?! Моның ни икәнен аңламадылар; башка аккошлар җылы якларга боз туңа башлаганчы ук китеп бетте бит инде.
Тиздән барысы да үз урыннарына бас-ты. Балык тоту сезоны ахырында, кармак белән утырырга яратучыларның берсе, үләндә ак тапны күреп алды. Көймәдә якыннанрак йөзеп килеп, үле аккошны күреп ала. Ул кошны көймәгә сала һәм танышларына шалтырата. Табылдык  белән нәрсә эшләргә дигән соравына кыска гына: «күмәргә», - дип җавап бирделәр. Балыкчы шулай иткән дә, әмма җиргә салганчы, авыл кешесе аккошны игътибар белән караган. Аккошның канатлары, түшкәсе белән бергә, ике метрдан артык күләмдә. Куәтле томшыгы, көчле канатлары, әмма барысына да каршы бер кечкенә генә кургаш шарчыкка каршы көчсез булды. Аккошның үлүе турында зур ярасы сөйли…
Бер-ике ел элек Ләмберә күлендәге каракошларны атулары турында ачынып язган идек. Күпмедер ел элек «Ельниковская трибуна» газетасы авторы, ноябрь азагында, Инерка күлендә боз асты балыгын тотучылар баш өстендә, ачы тавыш белән аккош очуы турында язган иде. Менә шулай ук ниндидер явыз кешеләр кошның дустын үтергән һәм ялгыз калган кошның соңарпарын, йөрәк өздергеч тавыш белән, ачынып һәлак булган дустын эзләгән. Бүген язган очракта да, күл өстендә ялгыз аккош парын көтеп тора...
«Аһ...ләкин бүреләр, букадәр үк ерткыч түгелләр... », - дип язып калдыра Муса Җәлил. Бу сүзләрдә хаклык яңгырый. Бәлки, мине генә түгел, күп кенә укучыларны да «Ни өчен? » дигән сорау борчыйдыр. «Ит өчен?» Базарга, я кибеткә барыгыз да сатып алыгыз. «Чучело – нәрсәгә ул?» Бу кошларның матурлыклары белән табигатьтә сокланырга, алар өчен сөенергә кирәк. Аккошны тикмәгә атып үтергәннәр булып чыга…

Н.ХӘЛИЛ