Мордовия мәгариф министрлыгы оештырган республикабыз ата-аналар җыелышына видеоэлемтә аша педагогларны, ата-аналарны, укучыларны борчыган сораулар тикшерелде, ә аларга җавапны чыгыш ясаган белгечләр бирде.

Һичшиксез, чарада катнашучылар фикерләү өчен азык булган файдалы мәгълүмат алдылар. Шул ук көнне, видеоэлемтәгә кадәр, 2нче Инсар урта мәктәбендә 9 һәм 11 нче сыйныф укучыларының ата-аналары өчен гомумрайон ата-аналар җыелышы булды. Анда шулай ук мәктәп директорлары һәм сыйныф җитәкчеләре катнашты.
Чараны Инсар администра-циясенең социаль эш буенча идарә башлыгы Рауф Вәли улы Долотказин алып барды. Көн тәртибенә куелган «9, 11 сыйныф чыгарылыш укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясе мәсьәләләре» буенча агымдагы елда районда ОГЭ һәм ЕГЭ үткәрүнең оештыру һәм үзенчәлекләре турында тулырак мәгълүмат бирелде. Ата-аналарның йомгаклау аттестациясен үткәрү буенча алдан эшләү, имтиханнар, аларны үткәрү технологиясендәге үзгәрешләр турындагы сорауларына җаваплар бирелде.
Чыгарылыш  сыйныф укучыларының ата-аналары өчен генә түгел, «Укучыларның никотинлы катнашмалар куллануын профилактикалау» дигән чарада фикер алышкан икенче мәсьәлә дә актуаль иде. Бу җитди проблема районда балигъ булмаганнар тарафыннан снюс һәм башка шундый куркыныч продукция куллануга кагылышлы хәл, әлеге афәткә каршы тору чаралары турында сөйләделәр.
Аннан соң чараның икенче өлеше, әйтеп киткәнчә, республика ата-аналар җыелышында катнашу булды. Һичшиксез, фикерләү өчен азык булган файдалы мәгълүматны чарада катнашучылар күп алды.


Наилә НАСЫРОВА