Кылган гамәлләре, башкарган эшләре, яшәеше, иң мөһиме, туган җиренә ихлас бирелгәнлеге белән райондашлар күңелендә зур ихтирам һәм абруй казанып, бүгенгә кадәр тоткан кыйбласына тугрылык-лы булып калып, тыйнак кына фидакарь хезмәт юлы үтүче Наиль Халил улы Долотказин.
Наиль Долотказин 1958 елны Инсар районы Большие Поляны (Иса) авылының Ибраһим кызы Сара белән Абдрахман улы Халил гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Әнисе берникадәр чит шәһәрләрдә хезмәт иткәч, 45 ел колхозда төрле эш башкарса, әтисе 48 ел буе электромонтерлык хезмәт юлы үтә. Балалык елларында Наиль Иса елгасы карын чистатып ясалган мәйданда хоккей уйный, урманында җәй көннәре җиләк җыя, Иса елгасы ташуында бата-чума чирпала белән балык тота... Җиденче класста ук комбайнер ярдәмчесе булып, иген сугу буенча алдынгылар булалар. Мәктәптә дә бик яхшы билгеләренә укый. Тырыш гаиләдә үскән Наиль Большие Поляны урта мәктәбен тәмамлап, Н.П.Огарев исемендәге университетның физика бүлегенә укырга керә. Уку йортын тәмамлаганда армия сафларында хезмәт итеп, чыныгу алгач, зур хезмәт биографиясе башлана. Бүген Наиль Хәлил улы Долотказин - Инсар районда танылган кеше. Үзенең хезмәт елларында район органнары ихтыяры белән аңа Инсарда берничә җитәкче вазифансын алмаштырырга туры килә. Һәм һәр җирдә характерының иң яхшы сыйфатларын күрсәтә - җаваплылык, намуслылык, компетентлык. Бу аның хезмәт биографиясенең беренче адымнарыннан ук күренә. Комсомолның район комитетында Наиль Халил улы Долотказинны хезмәттәшләре генә түгел, ә бөтен актив хөрмәт итә. Ул эшенең нигезләрен тирәнтен үзләштерә, моны комсомол оешмалары секретарьларыннан да таләп итә. Ул елларда район комсомолы эшенә иҗади караш, инициатива белән аерылып торуы очраклы түгел. Яшьләр терлекчелеккә актив эшкә баралар, ә игенчеләр ярышы массакүләм була. Комсомол - җитештерүчеләр белән аралашу гына түгел, ә һәр хуҗалыкта кече Ватан патриоты булырга сәләтле кешеләрнең нигезен формалаштыру да мөһим. Бу эшне ул партиянең район комитетында, идеология бүлеген җитәкләгәндә дә башкара.
Н.Х.Долотказинга язмыш мәгариф системасында эшләргә мөмкинлек бирә. Яшь, перспективалы белгечне Инсар сигезьеллык мәктәбе директоры итеп билгелиләр. Уку йортында яхшы үзгәрешләр башлана: педагогларга эш кызыклы була, аларның иҗаты, инициативасы өчен киң киңлек бирелә. Директор үзенең педагогик идеяләрен практикада тикшерергә тели. Һәм шәһәр укытучылары арасында ул фикердәшләр дә таба. Ләкин тиздән аны башка эшкә чакыралар - Инсар районы башлыгы урынбасары, район мөлкәт белән идарә итү Комитеты рәисе. Яңа вазифа турында шикләре булган аның. Ләкин мондый шартларда килгән тәкъдимне кире кагу кабул ителмәгән. Наиль Халил улы яңа бурычларына бик актив керешә, яңа гына оештырылган хезмәтнең эш формаларын һәм ысулларын ныклап тырышлыгы, белеме, әдәплелеге аркасында бик тиз үзләштерә. Район башлыгы аппаратында аны иң компетентлы белгеч, абруйлы җитәкче дип санаганнар. Өстәвенә, Наиль Халилович гадәти булмаган фикерләү, теләсә нинди, хәтта катлаулы мәсьәләне хәл итү сәләте белән аерылып тора. Һәм хәл итүе дә шактый уңышлы килеп чыга торган булган. Кыскасы, район масштабындагы “кризис” менеджеры була ул. Нәкъ менә шушы сыйфат аңа Инсар шәһәре башлыгы, Инсар район элемтә узелы начальнигы вазифаларын башкару өчен кирәк була. Аны районда хөрмәт итәләр һәм кадерлиләр; бик җаваплы сорауларны үтәүне ышанып тапшыралар. Территорияләр белән эшләү буенча район администрациясе башлыгы, “Бердәм Россия” партиясенең Инсар җирле бүлеге җитәк-челәренең берсе вазифаларын башкаручы да ул. Өстәвенә, сайлау кампа-нияләре вакытында район сайлау штабын күп тапкырлар җитәкләгән. Һәм барлык катлаулы участокларда үзен бары тик иң яхшы яктан гына күрсәтте.
Күп еллар Н.Х.Долотказин “Энергосервис” МУП-сын җитәкли. Ул коммуналь хез-мәт җитәкчелегенә бик авыр вакытта килә, коллективны берләштерергә һәм аның көчләрен шәһәрне үстерү буенча бик җитди бурычларны хәл итүгә юнәлтергә кирәк була. Вакыт күрсәткәнчә, ул бу эшне дә уңышлы башкара. Аның хезмәт еллары Инсар шәһәре һәм Инсар районы халкы күз алдында уза. Наиль Халиловичны хөрмәт итәләр, аның җирле актив арасында лаеклы абруе бар. Күпьеллык намуслы эше өчен аңа “Мордовия Республикасының атказанган җирле үзидарә хезмәткәре” (звание “Заслуженный работник местного самоуправления Республики Мордовия”) дигән мактаулы исем бирелә, аның башка бик күп бүләкләре бар.
Наиль Долотказин булдыклы җитәкче генә түгел, үрнәк гаилә башлыгы да. Аның тылы да - ныклы һәм ышанычлы. Тормыш иптәше Рафик кызы Роза, гаилә учагын гына саклаучы түгел, ә киңәшчесе дә, фикердәше дә булып тора. Долотказиннар ике ул - Ринат белән Русланны тәрбияләп үстерделәр. Икесе дә ныклы белем алып, эшләрендә уңышларга ирешеп киләләр. Татар җанлы Наиль турында “душа коллектива” да диләр, чөнки ул булган җирдә кояш та яктырак елмая. Җырлый башласа, рус, татар җырларын рәхәтләрен, тәмен белеп, күңелне тибрәндерерлек итеп җырлый - “Туган ягым минем Иса суы...”
Лаеклы ялга чыккач та тик тора белми ул. Наиль Халил улын ООО “Ткацкая фабрика “Лента” имени 8 марта” чакыралар. Бүген ул бу эшне дә җиренә җиткереп башкарырга керешкән - тиешле квалификация алып хезмәт итә. Татарларда бер бик тә матур әйтем яши - “урын кешене бизәми, ә кеше эш урынын бизи”. Бу аның турында әйтелгән төсле. Нәтиҗәдә - тормышта ул җиңел юллар эзләмәде. Аның бурычы - кушкан урында эшләү иде. Инсарлылар аны шуның өчен дә хөрмәт итәләр.

Салих КУТУЕВ