2024 елның беренче яртыеллыгына «Юлдаш» газетасына язылу тәмамланганчы аз вакыт калып бара. Барлык даими абонентларыбыз киләсе елда да безнең белән калырлар дип өметләнәбез. Бәлки, яңа укучылар да табарбыз.
Без киләсе елда да лаеклы кешеләр һәм вакыйгалар турында мәкаләләр һәм рәсемнәр бастырачакбыз, торак пунктлар тарихы, милли-мәдәни иҗтимагый тормыш турында сөйләячәкбез, безнең төбәктә туган атаклы татарлар белән таныштырачакбыз. Шулай ук юбилейлар һәм башка мөһим даталар белән котлауларыгызны да бастырып чыгарачакбыз. Татарларыбызның матур эшләре, милли җанлы кешеләребез турында да әйтәсе килә. Мәсәлән, газетабызны яратып укучы, аны өчен җан атучы Дубенка районы Ломат туган ягы тамырларыннан аерылмаган Новокузнецк шәһәре “Чулпан” мәчете имам-хатыйбы Анвәр хазрәт Аширов үзенең акчасына якташларына “Юлдаш” газетасын яздырып куйган. Шундый ел саен яздыручыларыбыз безнең бар. Алар – гомеренең күп өлешен Мордовия предприятиеләрендә директорлык эшенә багышлаган, Россия сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлеге идарәсе әгъзасы, Россия Федерациясенең Атказанган машина төзүчесе, “Якташлар” татар төбәк милли-мәдәни автономиясе идарәсе әгъзасы Камиль Шәүкәт улы Мангутов, ООО “ТД “ЭКО халял” директоры Талип Рафаил улы Абубекиров, Чамзинка районы главасы Руслан Альфред улы Батеряков һәм башкалар, һәм башкалар.
“Әгәр дә сез көнүзәк мәсьәләләр белән бергә, татар дөньясындагы мөһим вакыйгалар турында хәбәрдар булырга теләсәгез, кичекмәстән „Юлдаш“ басмасына язылыгыз”, - дип чакырабыз.
“Юлдаш” - сезнең газета, Мор-довиянең хөрмәтле татарлары! Безнең язылу индексы ПР729.