Яңа ел – ул балалар да, өлкәннәр дә көтеп һәм сагынып ала торган бәйрәм. Яңа елны зарыгып көтеп алабыз һәм аны матур итеп каршыларга әзерләнәбез. Әнә, Саранск башкалабыз белән бергә, Мордовия авылларында һәм шәһәрләрендә дә бәйрәм рухы иңде: бизәлгән чыршылар, төрле төсләре белән җемелдәүче утлар, ясалма катоклар... Һәркем кулыннан һәм мөмкинлегеннән килгәнчә фантазиясен эшкә җиккән. Россия һәм Мордовия күләмендә төрле-төрле онлайн-чаралар да планлаштырылган. Хезмәт итүчеләр өчен Яңа ел алдыннан бер күңелле хәбәр бар. Мордовия Респуб ликасы Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Артем Здунов дәүләт хезмәткәрләре өчен шимбә, 26 декабрьдә кыскартылган эш көне булачак боерыкка кул куйган. Ял 31 декабрьгә күчерелә.
Республиканың барлык дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары, шулай ук Мордовия территориясендә урнашкан оешмалар җитәкчеләренә хезмәткәрләрнең эш вакытын югарыда карар буенча оештырып, 31 декабрьдә ял оештырырга тәкъдим итә.
Мордовия Республикасы Дәү-ләт Җыелышы Рәисе Владимир Чибиркин «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясендә катнашты. Ул «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасына керүче «Минем белән хыяллан» Бөтенроссия проекты кысаларында уза. 11 декабрьдә, РФ Конституциясе көненә багышланган тантаналы кабул итү вакытында, Владимир Чибиркин бәйрәм чыршысыннан берничә открытка алды, анда Мордовиянең яшь кешеләре үз хыяллары белән уртаклашты. Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан РМ Дәүләт Советы Рәисе балаларның теләкләрен үтәячәк.
Быелгы шартларда чыршы бәйрәмнәре зурлап үтелмәсә дә, балалар бик тә көтә аны. Өйләрендә чыршы бизи, тәрәзәләргә үз куллары белән яратып ясаган кар бертекләре кундыра, утлар кабызыла... Мәсәлән, 13нче декабрьдә Рузаевка районы Татар Пешлә мәдәният йортында, Елизавета Владимировна Мурашова җитәкчелегендә эшләп килгән «Чудеса творения - Фантазия» түгәрәгендә, бергәләп үз куллары белән чыршы уенчыклары эшләгәннәр. Үзең ясап элгән уенчык бигрәк кадерле була бит. Бу уенчыкка мөнәсәбәт тә үзгәрә.
Шулай ук НТМ оештырган «Яңа ел открыткасы» дигән чарада да Татар Пешлә авылы балалары үзләренең сөекле әниләрен, гаиләләрен, дусларын бәйрәм белән котлап иң җылы сүзләрен видеода яңгыратканнар. Мәсәлән, Зульфия Мансур кызы Зубрилкинаны кыздары Арина, Татьяна һәм Амелина ихластан котлап матур чыгыш ясаганнар. Ә әниләре, билгеле, Яңа ел бәйрәмендә тапшырырга дип, балаларына бүләкләр әзерли, тәмлүшкалар пешереп сыйларга җыена.
Кичке башкалабыз бик матур. Саранск-ның һәрбер районында катоклар эшли. Шунда балалар рәхәтләнеп көндез дә, әти-әниләре белән кич тә тимераякта шуа.
Һәркем кулыннан һәм мөмкинлегеннән килгәнчә фантазиясен эшкә җиккән. Россия һәм Мордовия күләмендә төрле-төрле онлайн-чаралар да бу бәйрәм хөрмәтенә планлаштырылган. Барыбыз да исән-сау булып, матур гына Яңа елны каршылыйк.

Наилә НАСЫРОВА