Мордовия Республикасы Госсоб-рание депутаты, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Ринат Рафик улы Раимов 4нче Республика клиник хастаханәсенә ярдәм күрсәтте.
«Кызыл зона»да дежур торган табибларга парламентарий кулерлар өчен эчәргә яраклы су запасын һәм бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба китергән. «Хәзер медиклардан бик зур җаваплылык сорала, һәм без аларга мөмкин булган кадәр ярдәм күрсәтергә тиеш. Хастаханәнең чиста эчә торган су запасы тулыланды, бу берничә атнага җитәргә тиеш», - дип билгеләп үтә Ринат Рафик улы. Медучреждениенең баш шәфкать туташы Галина ханым Назимова сүзләренә караганда, бүген медицина персоналына мондый игътибар бик мөһим һәм кирәк. Ул хастаханә җитәкчелеге исеменнән Мордовия Госсобраниесы депутатына үз вакытында ярдәм итүләре һәм битараф булмаулары өчен рәхмәт белдергән.
Пандемия башланганнан бирле, Ринат Рафик улы Раимов, яңа коронавирус йогышы белән көрәшүче Мордовия медикларына ярдәм күрсәтү эшенә кушылды.
Мордовия Республикасы Дәүләт җыелышы Рәисе Владимир Чибиркин адресына Дубенка районы больницасы җитәкчелегеннән һәм медицина персоналыннан Рәхмәт килгән, анда болай диелә: «Ринат Рафик улы авыруга каршы торуда, беренче кирәкле товарлар: саклагыч чаралар, антисептиклар, бер тапкыр кулланыла торган перчаткалар, эчә торган су һәм азык-төлек җыелмалары биреп, ярдәм кулын сузды. Безнең өчен, сәламәтлек саклау хезмәткәрләре өчен, күр-сәтелгән ярдәм кирәк; Дубенка районы халкының сәламәтлеген саклау буенча Р.Р.Раимов көндәлек эштә булыша. Зур рәхмәт!».

Н.ХӘЛИЛ