Ләмберә авылында яшәүче Камиль Нәсрулла улы Мензуллин үзенең 93 яшьлек юбилеен көндәлек хезмәтләрендә каршы алган.
Бу вакыйгага кадәр язма героебыз үз мотоблогында бакча туфрагын үзе сукалый. Ә сентябрьдә 50дән артык чиләк бәрәңге казыган, аннары аларны базга төшергән, сөрүлекләрне бәрәңгенең коры боткаларыннан һәм тамырларыннан чистарткан. Бакчада тәртип урнаштырган: хәзер ул җимеш агачларын кышка әзерли. Камиль Насрулла улы хатыны Махинур Үмәр кызы белән Ләмберә авылында үз йортында яши. Ләмберәдә туган 27 яшьлек Нәсрулла Татар Свербеевкасында туып үскән 25 яшьлек Махинурга өйләнеп яши башлыйлар һәм бүген 66 ел дәверендә бер-берсен хөрмәт итеп, матур һәм тату яшиләр. Төрле тормыш ситуацияләрендәге авырлыкларны җиңеп чыгарга мәхәббәт һәм үзара аңлашу гына булыша. Бүген аларны кызы Галия һәм улы Шамильнең дүрт балалары һәм аларның кыз оныклары әти-әниләрен, әби-бабайларын бик яраталар; кунакка гына түгел, ә өйдә дә ярдәм итәргә дә тырышалар.
Яхшы, иркен агач йорты. Камиль Нәсрулла улы аны үз куллары белән һәм үз проекты буенча төзегән. Йорт ата-анасы йорты урынында тора. Ә ул яшьлеген әти-әнисе, абыйлары һәм апалары белән саман йортында 10 кешеле гаиләдә үткәрә.
Камиль Нәсрулла улы Мензуллин Бөек Ватан сугышы чоры баласы, һәм аның нәрсә икәнен ишетеп кенә белми. Аңа һәм абый-апаларына сугыш алдыннан һәм аннан соң һәртөрле авырлыкларны тулысынча татырга туры килә: үгезләр белән җир сөргәннәр, ачлык кичергәннәр, басулардан чыршы җыеп йөргәннәр... Өлкәннәргә ярдәм йөзеннән язма героебыз кечкенәдән колхозда эшләгән. 1951 елда Камиль Мензуллинны армиягә алалар. Ике елга якын ул Украина милләтчеләре, гадирәк әйткәндә, бандеровчылар оешмасы челтәрен юк итү буенча хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Һәм менә бервакыт могҗиза була: Көнбатыш Украинада Нәсрулла улы Камиль туган абыйсы Бясыр белән очраша. Аны да армиягә алганнар икән. Шуннан кардәшләр бер хәрби подразделениедә хезмәт итә башлаганнар: бер танкта, бер экипажда. Камиль механик-водитель, ә Бясыр – наводчик дәрәҗәсендә. Бергә хезмәт иткәндә аларны беркайчан да аермаганнар һәм заданиеләргә дә бергә җибәргәннәр. Намуслы, кыю хезмәт иткәннәр алар. Хәтта кардәшләрдән башка хәрби хезмәткәрләр үрнәк алганнар – сафта да, физик әзерлектә дә. Яшь солдатлар, җәрәхәтләр булмасын өчен, хезмәттәшләреннән хәтта аякларына портянканы дөрес бәйләргә өйрәнгәннәр.
Армиядә хезмәт иткәннән соң, Камиль Мензуллин әти-әнисе йортына кайта. Шоферлыкка өйрәнә, аннары 30 елдан артык туган Мордовиясендә шофер булып эшли. Башта Саранскта Урал һәм ЗИЛ йөк машиналарында эшли, аннары чирек гасыр КПССның Ләмберә район комитетында җиңел машиналар йөртүчесе булып хезмәт итә.
- Район комитетында машина йөртүчеләрнең эш графигы төрле иде: сигез сәгатьлек тә, көненә 13 сәгать тә, - дип искә ала К.Н.Мензуллин. – Егерме биш ел буе көне-төне эшләдем. Дөрес, ел саен ялда була идек. Бу яктан барысы да тиешенчә булды. Без ял гына түгел, дәвалау да ала идек, хәтта диңгезгә дә, ял йортларына да хатыным белән бергә булдык. Ләмберәдә төрле секретарьлар белән эшләргә туры килде: катгый һәм бик үк түгел дә. Ләкин барысы да миңа аңлау һәм хөрмәт белән карадылар. Мин бит Саранскидан Березин, Астайкин, Пиксайкин, Гаваевны – “Зур начальникларны” да йөрткән идем…
Туган авылында Камиль Нәсрулла улы, легендар кеше дип әйтергә була. Күз алдыгызга китерегез, ул хәзер дә машина йөртә ала. Ләкин ул утырмый, чөнки үзенең шәхси УАЗигын күптән саткан: прицеплы мотоблокта йөри. Нигездә, район үзәгендә яшәүче кызы Галия йортына кадәр. Ул аңа үзеннән нәрсәдер илтеп, аннан нәрсәдер алып кайта. Ә җәй көне Лопатино авылы ягындагы урманга каен вениклары җыярга бара. Мәсәлән, быел 50ләп мунча венигы алып кайткан. Бөтен гаиләгә җитәрлек, ди. Камиль Нәсрулла улы аяк авырулары һәм артериаль басымның вакыт-вакыт күтәрелүе турында зарланса да, барыбер хәрәкәт итәргә тырыша. Телевизордан “Яңалыклар” тыңлый, урамга чыга, бакчага төшә, кибеткә барып кайта. Камиль абый тормышы белән канәгать; аның һәм хатынының пенсияләре имин яшәр өчен җитәрлек дип саный.

Н.ХӘЛИЛ «Призыв» газетасы корреспонденты Николай Степанов материалы буенча әзерләде