Мошенниклык очраклары соңгы вакытта ешрак була башлады. Аларда явыз ниятле кешеләр банк яки башка финанс оешмалары хезмәткәрләре булып шалтырата.
Россиялеләргә мошенникның банк хезмәткәреннән нәрсә белән аерылып тора икән: сүзебез шуның турында. Еш кышы алдакчылар гражданнарга шалтыратып аларның счеты яки картасы белән проблема барлыгы турында хәбәр итәләр. Шуннан соң алар акча урлау өчен кулланыла торган конфиденциаль мәгълүмат бирүне сорыйлар.
Мошенниклыкка каршы тору буенча эксперт Алексей Сизов мошенникны финанс учреждениесе вәкиленнән ничек аерырга кирәклеге турында сөйләде, дип яза Лента.рум.
Беренчедән, Россия Үзәк банкы хезмәткәрләре гади гражданнарга беркайчан да шалтыратмаячак, чөнки Үзәк банк гади россиялеләр белән хезмәттәшлек итми.
Гадәти банклардан шалтыратуларга килгәндә, мөһим булган берничә критерийга игътибар итәргә кирәе. Банклар танылган номерлардан гына шалтыраталар. Әгәр дә сез банкның нинди номердан шалтыратырга тиешлеген белмисез икән, сез бу мәгълүматны килешүдә яки банк картасында таба аласыз.
Мошенникның тагын бер билгесе - ул биргән сораулар. Әгәр дә сездән банктан дип шалтыратучы мобиль ПИН кодыгызны, мобиль серсүзегезне яки башка сизгер мәгълүматлар сорыйлар икән - бу сак булырга сәбәп.
Әгәр дә сезгә шиклеләр шалтыратса, нәрсә эшләргә дигән сорау туа. Бу очракта иң элек алынган мәгълүматны тыңларга кирәк. Трубканы куйгач, банкка билгеле номер буенча шалтыратырга һәм барысын да яңадан тикшерергә.
Эксперт билгеләп үткәнчә, банклар беркайчан да клиентлардан акчаны чит счетларга күчерүне сорамый. Әгәр дә сезгә банктан шалтыратып моны эшләргә кушсалар, бу, әлбәттә, мошенниклар. Алардан саклану өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәү мөһим: билгесез кешеләргә телефон аша конфиденциаль мәгълүмат бирмәгез, бу бер. Икенче - әгәр сезгә банктан шалтыраталар икән, килешүдә яки банк картасында билгеле телефон номерына шалтыратыгыз. Һәм өченче - банк хезмәткәрләре сездән сораса, чит счетларга акча күчермәгез.
Менә мисал да әзер. Саранскида яшәүче 72 яшьлек хатын-кыз бер көн элек мессенджердагы танышыннан, әмма башка абонент номерыннан, хәбәр алган. Бу аны куркытмаган һәм ул аның белән аралаша башлаган. Смс аша гариза бирүче банкның юбилее хөрмәтенә 7 500 сум акча түләнүен белә. Нәтиҗәдә, пенсионер хатын дустына үзенең банк картасының шәхси мәгълүматларын һәм телефонга килгән кодларны хәбәр итә. Шуннан соң аңа билгесез кеше шалтырата, үзен банк операторы дип таныштыра; аңа ул үзенең элек башкарган барлык гамәлләрен раслый.
Нәтиҗәдә, билгесез кешеләр белән аралашканнан соң, гариза бирүче банк счетындагы 71 759 сумлык акчасын югалта.