Күптән түгел узган эчке эшләр ор-ганнары хезмәткәрләре Көне артыннан, участок уполномоченныйлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен бил-геләп үттеләр. Үз эшенең белгечләре шул уңайдан бүләкләнделәр. Алар арасында Радик Наиль улы Байчурин да. Кадошкино полиция пунктының 10нчы номерлы участок хезмәте- эчке эшләр органнары системасында иң мөһимнәрнең берсе. Аның нигезен һәрвакыт үз эшенә тугры кешеләр тәшкил итә. Хәзерге вакытта участок бүлегендә  өч хезмәткәр эшли. Яшь һәм перспективалы, үз эшенең белгечләре - полиция лейтенаты Р.Н.Байчурин, өлкән лейтенант Д.В.Базаев һәм өлкән участок полиция капитаны А.А.Тамбовцев.
- Без административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзибез, кечкенә һәм урта авырлыктагы җинаятьләрне ачыклыйбыз һәм ачабыз, халыктан гаризалар һәм хәбәрләрне карыйбыз. Моннан тыш, безнең участокларда булган авыр җинаятьләрне тикшерергә булышабыз, - дип сөйли үз һөнәре турында Р.Н.Байчурин.
Радик Наиль улы 10нчы номерлы Кадошкино полиция пунктының учас-ток хезмәткәрләре арасында иң яше. Ул участковый булып 2018 елның февраленнән эшли, әмма өлкән коллегаларыннан тәҗрибәне бик тиз кабул итә. Яшь кеше физика-математика факультетында укыган. Белгечлеге буенча информатика укытучысы. Аны район мәктәпләренә эшкә чакыралар, шулай да Радик участковый һөнәрен сайлый. Ә менә Мәскәү шәһәрендә эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләрендә хезмәт иткәннән соң, үзен нәкъ менә шушы өлкәдә сынап карарга булган. Түбән Новгород академиясендә һөнәри әзерлек узган, анда физик әзерлек, ату күнекмәләренә өйрәнгән. Булачак полиция хезмәткәрен документлар алып барырга өйрәткәннәр. Р.Н.Байчурин икенче югары белем - юридик белем ала. Үзе билгеләп үткәнчә, ул, һичшиксез, хезмәттә кирәк.
Р.Н.Байчурин Паево, Глушково, Адашево, Насакан Потма, Большие Поляны, Латышовка, Птижская Слобода, Картлей торак пунктларына хезмәт күрсәтә. Үз участковыйларын барысы да күреп белә. Авылларда яшьләр күп түгел, ә өлкән буынга да кайчак участковыйның ярдәме кирәк була. Участковый еш кына хезмәт күрсәтүче участогы халкына төрле көнкүреш проб лемаларын хәл итүдә булыша. Халык белән эшләү, аерым алганда профилактика, участок полиция хезмәткәре һөнәрендә бик мөһим. Ул һәрвакыт тыңлый, ярдәм итә һәм болай ди:
- Участковыйның эше документлар һәм халык белән эшләүгә бүленә, өс-тәвенә, кәгазьләр тутыру вакытның яртысыннан артыгын алып тора. Ә бит минем эшем - кабинет бүлмәсендә түгел, ә иҗади, кызыклы. Бүген си-не нәрсә көткәнен беркайчан да бел-мисең, -  дип елмая полицейский.
Коллективы турында әңгәмәдәшебез бары тик уңай яктан гына сөйли. Полиция бүлегендә белемле белгечләр, үз эшләрен яхшы белүчеләр, гадел һәм тәртипле, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзерләр. Һәм, әлбәттә, тәҗрибәле җитәкче С.А.Радыновтан башка шундый тату коллектив килеп чыкмас иде, ди.
Һөнәри бәйрәм алдыннан, тугыз ай эш нәтиҗәләре буенча, полиция лейтенанты Р.Н.Байчуринга, хезмәт вазыйфаларын намуслы башкаруы өчен, оператив хезмәт эшчәнлегендә югары күрсәткечләр белән килгәне өчен, аеруча катлаулы һәм мөһим би-ремнәрне үтәгән өчен Мордовия Рес-публикасы эчке эшләр министрының Рәхмәт хатын 10нчы ПП начальнигы С.А.Радынов тапшырган. Бу әлегә Радик Наиль улының беренче бүләге.
С.А.Радынов сүзләренә караганда, Радик Наиль улы, чыннан да әлеге бүләккә лаек. Ул эшкә җаваплы, намус белән карый. Тапшырылган участокны яшь участковый яхшы белә. Кешеләр аңа ышаналар, аның турында уңай фикерләр әйтәләр. Барлык документацияне законнарны белеп, дөрес алып бара. Халыкның барлык гозерләренә ул һәрвакыт тиз арада җавап бирә, территориядә тәртипне күзәтеп тора һәм төрле мәсьәләләрдә һәртөрле ярдәм күрсәтә, ди.
Сүз уңаеннан, Радик кураторлык иткән участокларның берсендә, Латышовка авылында яши. Биредә аның йорты, биредә туган, мәктәптә укыган... Җитәкчеләре фикеренчә, яшь кешенең, Радик Наилевичның, җитмәгән бердәнбер нәрсәсе бар – ул үз гаиләсе юклыгы, хатыны һәм балалары. Тик бу аның киләчәктә, карьерасы кебек үк; бик яшь бит әле ул.

Наилә НАСЫРОВА