Татар халкында “Хезмәт кешене бизи” дигән әйтем бар. Чыннан да, үзенә бер шөгыль тапмаган, хезмәт куймаган кешегә яшәү кызык түгелдер ул. Рузаевка районы Татар Пешлә авылында Кадрия Спартак кызы Овчинникова туып үсә һәм гомере буе шунда яши. Авылындагы урта мәктәпне гел “5”ле билгеләренә тәмамлаган кызчык, Ичалки районы Кемля техникумының зоотехния бүлеген кызыл диплом белән тәмамлый. Кечкенәдән үк мал табибы булырга хыялланган. “Гаиләдә әтиебезнең үлеп яраткан өч шатлыгы – Кадрия, Гөлчәчәк, Сания үстек. Ихатада күпләп терлек, кош-корт тота идек. Маллар карап, чирәмдә бәбкәләр саклап үстек. Мин һәрбер җан иясен яраттым. Тагы, авылда мал табиб- лары хөрмәтле кешеләр иде бит. Барысы бергә профессиямне сайларга сәбәп иде”, - ди Кадрия Спартак кызы профессия сайлау турында сүз чыккач. Белгеч, туган авылындагы “Россия” исемле колхозга кайтып, эшкә урнаша. Шул вакыт колхозларын Мордовиянең атаклы председательләрнең берсе булган Дявлятша Джарулла улы Гурин җитәкләгән. Ул үзенә һәм башкаларга зур таләпләр куя торган була һәм Кадрия Спартак кызы, бишле билгеләренә туры китереп тырышып, алган белемен практикада кулланып, хезмәт юлын башлап җибәрә. Эшен яратып эшләгәнгә, үзен гел яхшы яктан гына күрсәтеп, егерме ел туган авылы колхозына тугрылыклы була. Биредә халыкның һәм җитәкчеләрнең хөрмәтен яулый.
Шул егерме ел хезмәттән соң, тормышлар үзгәрә, колхозлар таркалып бетә, яңа оешмалар барлыкка килә. Белемле, булдыклы язма героебыз югалып калмый; үзен өйләр белән Идарәдә (Управдом) мастер буларак та гел яхшы яктан гына күрсәтә. Тиз арада халык белән уртак тел таба, халык проблемеларын, булдыра алган кадәр, тормышка ашыра. Шулай, биш еллар чамасы хезмәт итә бу Идарәдә.
Кеше бит кая яхшы икәнен эзли, ә балык - кая тирән, дигән мәкалә яши бездә. Кадрия Спартаковна да Рузаевка шәһәрендәге “Рузхиммаш” заводындагы товарлар белән тәэмин итү Бүлегенә (Отдел снабжения) баш товаровед булып эшкә урнаша. Ул анда пенсиягә кадәр 11 ел хезмәт итә. Бер сүз белән әйткәндә - булдыклы хатын: нинди генә эшкә алынмасын, барысын да булдыра. Тырыш хезмәт кешене бизи.
Булдыклы, белемле, сабыр, мәрхә-мәтле... Бу сүзләр сезнең турында. Өстәвенә сез ярдәмчел, олы җанлы буларак та билгеле. Кадрия Спартак кызы Овчинникова - гаилә күрке дә. Чынлап та шулай. Оста хуҗабикә икәнлеге бусагасыннан ук күренә - чиста, пөхтә өе, хуш исле, тәмле ризыклар исе аңкып тора. Кунакка барсаң, минут өстендә “скатерть самобранка”сы бар дип уйларсың, тәмлушкалар тиз арада табынына килеп утыра. Бакчасында яз, җәй, көз - тәртип, мул уңыш белән бизәлгән, чәчәкләре күңелгә рәхәтлек хисе бирә.
- Бакчам зур. Мин җирдә казынырга яратам, бигрәк тирә-якны матурлап торган мул уңыш һәм хуш исләрен аңкытып торган гөлләрем күңелгә рәхәтлек хисе өсти. Анда барысы да, нигездә, ял итәр өчен көйләнгән, - ди Кадрия Спартак кызы.
Бакчасында тормыш иптәше Шәүкәт Нәзир улы булыша, икән. Алар икесе дә лаеклы ялда. Шәүкәт белән Кадрия туган авыллары колхозында тырышып хезмәт иткән вакыттта танышалар; матур гына гаилә коралар һәм быел инде бергә булуларына 40 ел. Шәүкәте ул вакыт колхозда тырышып шофер булып эшли торган була. Аннары Рузаевка шәһәренең “Рузхиммаш”ында да бергә эшлиләр. Тик ул автобус йөртүче буларак хезмәт итә. Бергәләп ике ул – Марат белән Альбертны югары белемле итеп тәрбияләп үстерәләр. Бүген алар үз гаиләләре белән яши; әни-әтиләренең хәлләрен еш килеп беләләр, кирәк чакта хуҗалыкларында да ярдәм итәләр. Кадрия өч оныгы – Амир, Азат, Алина белән горурлана, чөнки алар да яхшы билгеләренә генә укыйлар. Амиры 9нчы сыйныфта, “4-5” билгеләренә укый. 4нче сыйныфта укыган Азаты да анардан калышмый яхшы укый; математикадан көчле. Ә биш яшьлек Алинасы балалар бакчасында бик матур бии, җырлый. Кыскасы, ял көннәрендә аларның өе бала-чага тавышы белән гөр килә. Ул - бәхетле кеше.
- Мин, чыннан да, бүген бай кеше. Гомерем буе хезмәтне яраттым, матур гаиләм, улларым, оныкларым бар», - ди Кадрия Спартак кызы Овчинникова.

 


Наилә НАСЫРОВА