Сәймә Фәттах кызы Алыкова (Әхмәтҗанова) 1931 елның 18 мартында Татарстан Республикасы Алабуга районы Татар Дөмдөме авылында туа. Беренче сыйныфны гына тәмамлап өлгерә - сугыш башлана. Матур вакытлар - балачак еллары. Кояш, әни елмаюы һәм шатлык белән тулган була шул балачак... Еллар узу белән анда ешрак кайтасы килә һәм бары тик хәзер генә бу бәхетнең нинди бәхет икәнен абайлыйсың - ваемсыз балачак, тыныч күк астындагы матур балачак. Сугыш башлану белән бергә балачак та бетә. Авыл ир-атларын фронтка алалар, алар урынына хатын-кызлар, картлар һәм балалар баса.

Ун яшьлек Сәймәгә колхоз ишегалдына су ташуны йөклиләр. Кечкенә генә кызга атлар бик зур булып тоелдылар, шуңа ул алардан курка да иде. Колхоз аты караучысы куркак кызчыкка арбасына үгез җигәргә киңәш итә. Ә үгезләр - кичәге бозаулар бит инде: ул әнисенә аларны карарга булышкан, кулдан ашаткан. Алар алдында кызчыкта курку булмаган. Авылдашлары, олы колхоз үгезләре белән кечкенә генә Сәймәне күреп, гаҗәпкә кала иделәр. Су җыярга, аны алып килергә, аннан үгезләрне җигәргә вакыты да юк иде аның. Нинди уеннар инде ул: су алып кайтканнан соң, ул чыбыкка яки печәнгә йөгергән, урып-җыюда катнашкан. Сугыш чоры балачагы: эш егылганчы, ә ризык - бер тамчы. Бер яктан гына аларга бәхет елмайган иде шул вакыт: әтисе Фәттах, шахтада эшләгәнгә, фронтка эләкмәгән. Ә күршеләре ышаныч һәм курку белән хат ташучыны көткәннәр: әтисеннән, иреннән, абыйсыннан шатлыклы хат килерме, әллә күзләрен яшереп кара өчпочмакны тапшырырмы хат ташучылары? Әмма барыбыр олы Җиңү җитте. Бу җиңү безнең халыкка нинди югалтулар белән килде! Илебез яңадан бик авыр торгызыла, эшче куллар җитми һәм унҗиде яшьлек Сәймә әтисе хезмәт иткән Кизил шәһәре шахтасына эшкә китә. Бу авыр, ир-ат эше иде, әмма Сәймә Фәттах кызы: «Сугыштан соң җиңелрәк, куанычлырак булды», - дип раслый.
Яшь кыз башка якларны да карарга тели. Шулай, 1950 елда ул Пермь өлкәсенең Гремячий бистәсенә күчеп килә һәм анда да башта шахтада эшли. Шахтада ул булачак ире Сәйдәфәр Исмәтулла улы Алыков белән таныша. Бик тыйнак туй уйныйлар. Матур гына яшәп китәләр, дип искә ала Сәймә Фәттах кызы. Икесе дә тырышып эшли, шуңа күрә гаиләдә бар нәрсә җитәрлек була. Тормыш итпәше Сәйдәфәр Ис-мәтулла улы белән дүрт кыз һәм бер ул тәрбияләп үстерәләр. 1969 елда ире туган ягына - Инсар районы Яндовище авылына, гаиләләре белән күчеп киләләр. Ире колхозга тракторчы, ә Сәймә Фәттах кызы сыер савучы булып урнашалар. Тормыш үз чираты белән бара башлый. Балалар үсеп җитә, гаилә коралар, оныклары туа.
Тормыш бит ул бер ак, бер карадан тора. Аларга да кара кайгы килә: ике оныклары ятим кала. Сәймә әби белән Сәйдәфәр бабай бер секунд та икеләнми: оныклары алар белән яшәячәкләр. Һәм алар балаларны аякка бастырдылар, оныкчык- ларын да күтәрергә көчләре җиткән.
Саймә Фаттах кызы пенсиягә кадәр сыер савучы, аннары, пенсиядән соң авыл Советында һәм мәктәптә техник хезмәткәр булып эшли. Ире 1992 елда вафат бу-ла. Ул бу хәсрәтне нык кичерә, әмма оныклары янәшәсендә иде, балачак- ларын ямьсезләргә ярамый иде. Шулай язмыш куша. Оныклары үсеп, гаилә корганнар, балалары туганнар. Әйтеп китәргә кирәк, Сәймә апа гомер буе алар турында кайгыртып яши; якыннарын, туганнарын, сөеклеләрен кайгыртып. Ә гомерен тырыш хезмәттә үткәрә. Сәймә Алыкованың берничә бүләкләрен әй-теп китик: бишьеллыкның беренче елында югары савым өчен «Мактау грамотасы» (1976 ел), «Хезмәт ветераны» медале (1981 ел), «Социалистик ярыш җиңүчесе» медале (1975 ел) һәм (1976 ел), «9 бишьеллык ударнигы» медале (1976 ел), «Сугыш чоры балалары» медале (1976 ел). Менә шундый ул Сәймә әбинең язмышы. Нәрсәләр белән горурланасыз дигән сорауга бераз уйланып торды, ә аннан йөзендә бәхетле елмаю балкыды. Сәймә апа:
- Балаларым һәм оныкларым белән горурланам! Минем 12 оныгым, 19 оныкчыгым бар.
Кечкенә Сәймәнең балачагы юк иде - сугыш аны тартып алса да, аның бәгыре, җаны катмады; балалары, оныклары һәм оныкчыклары яратуы һәм кайгыртучынлыгы җылытты.

 

Н.ХӘЛИЛ