Ельники авылында балаларның нинди матур эшләр эшләп үсүенә гаҗәпләнергә була.Кайчагында  нәкъ балалар өлкәннәр-нең кимчелекләрен дә юкка чыгаралар. Әйтик, бу район үзәгендәге Заречная урамында кечкенә генә уен зонасы бар иде, анда балалар җыела иде. Тик менә хуҗалар үзләренең утарларын шундый дәрәҗәдә ташлаган, хәтта кеше биеклеге бурьян белән кырмалаулар, куаклар да үсә башлаган. Нинди балалар уеннары биредә?.. Эле янгын куркынычы да яный. Тик менә бер көнне территорияне чистарту буенча эш кайный башлый. Һәм бу эш белән кем шөгыльләнә дип сорарсыз – Ельники лицееның урта сыйныф укучылары һәм аларның сыйныф җитәкчеләре! Балалар энтузиазм белән арып-талып эшлиләр. Әй, молодцы! Балаларга шундый тәрбия биргән, аларга хезмәт сөю-чәнлек һәм җаваплылык тәрбияләгән өчен ата-аналарга рәхмәт әйтми булдыра алмыйм. Укытучыларга, аларның сыйныф җитәкчеләре И.И.Имеряковага, С.Н.Замотаевага, Т.В.Замотаевага, Е.М.Кечинага, Л.М.Рассказовага рәхмәт. Мондый изге эшләрдән күңел җылына.
Киләчәктә дә авылларыбыз ташлан-дык булмас дип уйларга туры килә.