Мордовия татарлары үзенең борынгы, кендек каны тамган тамырлары белән горурлана. Шул җирне мактаган халкын хөрмәтли, истә тота. Шулай, якташ рәссамыбыз Әхмәт Ибәтулла улы Китаевка быел 90 яшь тулыр иде. Туган ягы Торбеево районы Татар Юнкиендә бәйрәм итәр иделәр. Якташы Альфия Мәхмүт кызы Агишева, Татар Юнкиендә татар теле һәм әдәбияты предметын тырышып киләчәк буынга өйрәткән белгеч буларак, Әхмәт Ибәтулла улы Китаевның биографиясе, иҗаты турында укучыларына сөйли, аңа багышлап төрле чаралар үткәрә, эзләнү-тикшерү эшләрен башкара. «Соңгысын үтәп чыгарга бигрәк авыр, - ди Альфия Мәхмүтовна,- чөнки Әхмәт Китаевны һәм әти-әнисен белүче авылдашлар үлеп беттеләр инде. Хәзер, интернеттан башка, материал җыярга бик авыр. Әмма барыбер, без аның турында горурланып сөйлибез, юбилейларын билгеләп үтәбез», - дип сөйләде Альфия Мәхмүт кызы Агишева рәссам турында. Әхмәт Китаевны тагы татар язмышлы Мәскәү рәссамы дип тә йөртәләр.
1990 еллар башында, рәссам вафатына кадәр бер яки ике ел элек, Мәскәү күргәзмә залларының берсендә, Әхмәд Китаевның зур булмаган күр-гәзмәсе уза. Картиналары турында үзе сөйләгән шул вакыт. Шуларның берсе - 1974 елда иҗат иткән «Минем әбием һәм мин» (рәсем 1нче биттә). Ул күргәзмәдә үзәк урынны алып торган. Әлбәттә, әби, туган авыл, сюжетка рәссам төшерүе турында сораулар биргәннәр. Әхмәт Китаев картинада Мордовиядәге Татар Юнки авылыннан Майсәрә әбисе сурәтләнгән дип әйткән. Элегрәк балачагын рәссам үзе дә шунда үткәргән, дип картиналарны караучыларга сөйләгән. Рәссам гарәп телендә язылган текстны «Хөрмәтле әбиләребезгә багышлыйм» дип тәрҗемә дә иткән шул вакыт.
Кече яшьтән Әхмәт рәсем ясарга ярата һәм Майсәрә әбисе, Ислам хәле турында исән җан ияләре сурәтен тыюны истә тотып, бу дәресләрне ташларга дип, йомшак кына үтенә. Нәкъ менә Май-сәрәнең кечкенә оныгы белән сөйләшүе Әхмәт Китаев өчен истәлекле була һәм 50 елдан соң ул үзенең иң атаклы әсәрен иҗат итә.
1996нчы елның июлендә Әхмәт Китаев вафат була. Әхмәт Китаевның уңайлы мишәр авылында башланган балачагы бик тиз өзелә. Булачак рәссамның бабасы мәгърифәтле имам, гарәп, фарсы һәм төрек әдәбиятын белүче, китаплар җыючы була, икән. Гаиләләре бай һәм белемле була. 1930 елларда барган коллективлаштыру чорында кечкенә Әхмәтне, туганнары белән бергә, Себергә озаталар. Тик чит илдә дә ул рәсем ясый. Ун яшендә балалар сәнгать конкурсында җиңүче була. Һәм Әхмәт Ибәтулла улы, кыюланып, Сталинга хат яза. Бу хатта рәсем ясарга өйрәнергә теләген белдерә һәм хыялын тормышка ашырыр өчен ярдәм сорый. Хат җибәргәннән соң берничә атнадан Себер җирлегенә хәрби килә һәм Әхмәтне поездга утырта. Малайны Ленинград шәһәрендә каршы алалар һәм сәләтле яшь рәссамнар өчен интернатка билгелиләр; аны ул уңышлы тәмамлый. Шунда ук Суриков институтында белем ала, шуннан соң Әхмәт профессиональ рәссам була.
Әхмәт Китаев үзенең сәләтен таба һәм портретлар ясауга чума. Иртәрәк эшләренә кергән, соцреализм белән сугарылган шундый картиналары билгеле: «Любовь моей юности», «На свидании» (рәсемдә), «Мы идем в новую жизнь», «Вечерняя школа» һәм башкалар. Мулланың оныгы соцреализм мастеры. 1970нче елларда - «Красная площадь» дигәнен яза. Аның «Пушкин һәм Бенкендорф» картинасы Мәскәүнең Горький урамындагы «Центральная» кунакханәсе холлында, ә Төркия лидеры портреты Әнкараның Хөкүмәт комплексында урнашкан.
Әхмәт Китаевның портрет серия-сендәге иң танылган эшләрнең берсе Сара Садыйковага багышланган (1969) һәм алар Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музеенда урнашкан. Гомәр Бәшировның портреты татар язучысының китабының тышлыгын бизи. Тик Ә.И.Китаев эшенең күп кенә портретлары шәхси коллекцияләрдә калды, аларның урыны әлегә билгеле түгел. Китаевның улы Булат хәзерге вакытта Америкада яши. Мөгаен, Әхмәт Ибәтулла улы картиналарының бер өлеше чит илләрдә дә булгандыр.
Әйтеп китәргә кирәк, Әхмәт Китаев белән бергә, татар-мәскәүлеләргә башка ике рәссам - Әнвәр Ишмаметов (1916-1985), Татар Юнкиенә күрше бүгенге Ковылкино районына кергән Иске Аллагол авылыннан һәм Китаев якташы Габделхак Мусалов (1922-2005) билгеле була.

Н.ХӘЛИЛ