«Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе сайлаучылар наказы буенча бик күп мөһим һәм кирәкле иҗтимагый файдалы федераль проектларны гамәлгә ашыра.

Шуларның берсе «Җирле мәдә-ният йорты» дип атала. Ул авыл клубларының матди-техник базасын үстерүгә һәм яңартуга, белгечләрнең эш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән. Еш кына кече торак пунктларда халык иҗатын саклау һәм алга этәрү буенча бердәнбер үзәкләр, халыкның оешкан ял урыны. Күптән түгел Сургодь (Сыркыды) авылы клубы өчен музыкаль һәм яктылык җиһазла-ры, видеопроектор һәм микрофоннар сатып алынган. Бу учреждениедә яңа техника презентациясе дә үткән. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар җырлар, чәй өстәле һәм татар кухнясы ризыкларын дегустацияләү белән «Авыл утырмалары» оештырдылар. Заманча сыйфатлы аппаратура концерт номерларына искиткеч профессиональ яңгыраш бирергә мөмкинлек бирде. Әлеге чарада хуҗалар кунак-лары - Татар Юнки авылы коллегалары белән бергә, борынгы «Каз йолку» милли йоласын искә төшерделәр һәм торгыздылар. Партиялеләрнең кайгыртуы нәтиҗәсендә авылда милли бәйрәмнәрне заманча форматта уздыру мөмкинлеге барлыкка килгән.