Урманнарны яңадан торгызу һәм саклау проекты шулай атала. Аны гамәлгә ашыруда безнең республика да катнаша.
Ай башында татарларыбыз күпләп яшәгән Ләмберә районы халкы Иске Уда авылы тирәсендә биш мең каен һәм нарат үсентесе утырттылар. Активистлар арасында Берсеневка мәктәбенең «Яшел дөнья» җәмгыятьчелеге балалары да бар иде. Сүз уңаеннан, бу Берсеневка авылы укучылары белән урманчылык хезмәткәрләре арасында уртак акция беренче генә түгел. Алар арасында тыгыз хезмәттәшлек күптән урнашкан.
Атемар урта мәктәбе укучылары, укытучылары, киң җәмгыятьчелек тә бергәләшеп миләш агачлары үсентеләре утырттылар.
Әйтеп китәргә кирәк, акция регионыбызның төрле почмакларында үтте. Мәсәлән, үткән атнада Ичалки районының Смольный бистәсендә узды. Ул Мордовия урман, аучылык хуҗалыгы һәм табигатьтән файдалану министрлыгы һәм «ЭКА» хәрәкәте ярдәмендә үткәрелде.