Хатын-кызга гына түгел, мөгаен, һәркемгә дә, уңышка ирешү өчен, дөньяга, кешеләргә карата уңай карашта булу, күбрәк яхшы якларын күреп, аларны бәяли белү кирәктер, дип саныйм мин. Хезмәтеңне дә, бу эштән мин үземә нәрсә алам, дип башкарырга түгел. Эшең, беренче чиратта, башка-ларга файда китерсен. Менә шул вакытта эшең дә гөрләп барачак, уңыш та китерәчәк. Уңышка ирешү формуласы- башланган эшне урынына җиткереп, тырышып, булсын дип эшләү. Шундый принципка таянып хезмәттән тәм табып уңышка ирешкәннәрнең берсе Инсар шәһәрендә яшәүче Румия Билал кызы Асаинова. Ул бала чактан ук тырыш, белемгә тартылучан, булдыклы, шул ук вакытта бик тыйнак кеше. «Минем тормыш принцибым: башкарып чыккан эшең үзеңә генә түгел, башкаларның күңеленә дә хуш килерлек эш булсын; күпме генә зур уңышларга ирешеп эшләгән очракта да, туктап калмаска, укырга, өйрәнергә, башкаларның уңай якларын үрнәккә алып яшәргә. Чын күңелдән эшләнмәгән эш ул, кирәгенчә чыкмый»,- ди Румия Билал кызы.
1987нче елның беренче апрелендә Инсар РАЙПОсына товаровед булып эшкә урнаша. Авыл халкын кирәк-ярак белән тәэмин итә. Утыз ел эшләгән ул бу оешмада! Еллар уза, дөнья үзгәрә. Шулай, 2019нчы елны Райпо банкротлаша. Тырыш, булдыклы булганы өчен, Румия Билаловнаны 2019нчы елның 24нче октябрендә, Саранск кооператив институтында читтән торып укыган чакта ук (2000нче елны тәмамлый), Инсар шәһәре общепитына производствоның заведующие булып эшкә күчерәләр. Җитәкче буларак ул уңыш баскычларын узганда, беркайчан да үзен башкалардан өстен куймый, янәшәсендә эшләүче кешеләргә кулдан килгәнчә ярдәм итеп, вакытында мактап, вакытында җайлап кына кисәтү ясап эшли. Күп еллардан соң да үзенең хезмәттәшләре белән җылы аралашу күңелен нык сөендерә. Шуннан эшләре, гомере юкка узмаган, дип уйларга урын бар. Бүген дә шул ук оешмада бар көчен куеп хезмәт итә, әмма җитәкчесе генә үзгәрә. Ул предприятие бүген ООО «Вектор+» дип атала.
Тыныч характерлы, тырыш, булдык- лы Румия Билал кызы Асаинованың уңышка ирешү формуласын белергә тырышып, тормышы турында сораштым. Ул болай дип соравыма җавап кайтарды:
- Уңышка ирешү өчен, хатын-кызның ихтыяр көче нык булырга тиеш, дип саныйм. Дөреслектән тайпылмыйча, көчле рухлы булу да җиңәргә өйрәтә. Тормышта үзем һәрвакыт биш принципка таянып эш итәргә тырышам: һәр эшне вакытында эшләргә; артыгын сөйләмәскә; һәрвакытта да ачык йөзле, киң күңелле булып калырга; үзең турында гына уйламаска, башкаларны да кайгыртырга; хата ясаудан түгел, бер нәрсә дә эшли белмәүдән куркырга.
Тормыш принципларына тугры булып, эшен бөтен йөрәге белән яратып эшли ул, җиренә җиткереп. Һәм һәр кешегә дә шушы бәхетне тели Румия Билал кызы Асаинова. Коллективында күбрәк хатын-кыз хезмәт итә, үз эшләрен профессиональ дәрәҗәдә башкаручылар дип бәяли аларны. Мисал итеп берничә кондитерын атап китте, ул – Анастасия Шарапова, Ольга Курышкина. Озак еллар бик тә тырышып, чын күңелен биреп Сара Али кызы Тугушева-Проказова төрле эштә эшләде. Барысында да ул халык хөрмәтен яулаган хезмәткәрләрнең берсе; күптөрле грамоталар, бүләкләр иясе; хәзер лаеклы ялда. Һәрберсен күңеле аша уздырып, аңларга тырыша, эштәге уңышлары белән генә түгел, тормышлары белән дә кызыксына Р.Б.Асаинова. Эше аның өчен икенче йорты, һәр хезмәткәрнең дә эшенә киләсе килеп торуын тели ул. Заведующий буларак үз өстендә эшләргә, күп белергә, дөнья яңалыкларын күзәтеп барырга, өйгә һәм якыннарына да вакыт табарга тырыша Румия Билал кызы. Моңа аны озак еллар наставнигы булып торган Равилә Исхак кызы Нарбекова-Майданкина өйрәткән; аңа чиксез рәхмәтле. Хатын-кызның эшен-дә дә, өендә дә, башында да тәртип булырга тиеш, дип саный Румия җитәкче. Үз өендә улының яраткан әнисе, ә әти-әниесенең - яраткан кызы. «Күңел тынычлыгын, җаныма рәхәтлек менә шушы яраткан кешеләрем янында табам, - ди әңгәмәдәшем. - Улым Алек, югары белемле белгеч буларак, Мәскәү башкалабызда хезмәт итә; ИП ачты. Ходайдан улыма бәхетле булып, акыллы, тәрбияле, миһербанлы кыз насыйп булса ярар иде, дип сорыйм. Монсы да- хатын-кыз, ана бәхете».


Наилә НАСЫРОВА