Россия почтасы XVIII Бөтенроссия «Иң яхшы хат дәресе» конкурсына йомгак ясады. Иң яхшы конкурс иншалары авторлары арасында өченче ел рәттән Мордовиядән яшь авторлар бар. 2019-2020 уку елы йомгаклары буенча «Иң яхшы хат дәресе» Федераль этабының җиңүчеләре һәм лауреатлары Россиянең 26 төбәгеннән 45 укучы һәм 4 укытучы булды. Республикабызны берьюлы өч яшь автор лаеклы күрсәтте; аларның икесе үз номинацияләрендә беренче урыннарны алды: Илья Начаркин «Истории случаются с теми, кто умеет их рассказывать…» номинациясендә җиңүче дип табылды, ә Егор Бякин «Тот, кто с детства дружит с небом. Расскажу о своем самом увлекательном путешествии: настоящем или придуманном» номинациясендә беренче урынга лаек булды. Шунысы игътибарга лаек, ике җиңүче дә 40нчы Саранск мәктәбенең 4 «б» сыйныфында укыйлар. Аларны укытучы Татьяна Кашкина әзерләгән.
Быел конкурсның федераль этабында Ләмберә районы Ләмберәнең беренче мәктәбе укучысы Дарина Магдеева да лауреат булды. Ә менә аның өчен бу хатлар конкурсында беренче генә казаныш түгел инде. 2019 елда «Бәхетле гаилә рецептлары»  номинациясендә Дарина җиңүче иде. Быел ул гаиләдә үзара мөнәсәбәтләр мәсьәләләренә икенче яктан карады һәм кабат аерылып торды. Дарина Магдееваны һәм башка призерларны (мәсәлән, Даниил Храмовны) югары квалификацияле, алдынгы рус теле һәм әдәбияты укытучысы Наилә Исмаил кызы Фазлова әзерләгән.
Барлык лауреатларны да конкурсны оештыручылардан дипломнар һәм бүләкләр көтә. Үткән ел Дарина җиңүче дипломы белән бергә ноутбук алган иде.
Мәгълүмати белешмә. «Иң яхшы хат дәресе» конкурсын Мордовиядә 10 елдан артык үткәрелә. Бу вакыт эчендә анда республиканың 5 меңнән артык педагогы һәм укучысы катнашты. 2018 һәм 2019 елларда федераль этапларда безнең республикадан 6 укучы призер булды. Ә быелгы призерлар – югарыда.