19 октябрь көнне  бөтен дөнья буенча «Татарча диктант» дигән белем бирү акциясе үтте.
Бүгенгә килеп ирешкән мәгълүматлар буенча, быел «Татарча диктант» акциясе 85 мең кешене берләштерде. Татар әдәби телен белү һәм дөрес язуга кызыксынуны үстерүне максат итеп куйган акция милләттәшләребез яшәгән барлык төбәкләрдә һәм илләрдә оештырылды; барлыгы 1410 мәйданчыкта узды. Диктантны 22 чит ил һәм Россиянең 47 субъекты язды. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумы хәбәр итә.
Гадәти булмаган акция кысаларында теләге булган һәркем татар теле буенча белемнәрен тикшерә алды. Шулай, Мордовиябезнең барлык татар телен өйрәнгән мәктәп укучылары, укытучылары, җитәкчеләре, киң җәмгыятьчелек вәкилләре «Татарча диктант»ны язды. Мәсәлән, Рузаевка районы Татар Пешләсе гомуми белем бирүче урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары, шулай ук Муратова Диана Рәшит кызы - «Балачак» дигән Татар Пешләсенең балалар бакчасы структур бүлекчәсе тәрбиячесе һәм Багапова Диана Марат кызы -  «Тат-Пешләсе мәдәният йорты» мәдәни оештыручысы-культорганизаторы диктантны татарча яздылар. Диктант текстын мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып дүрт дистәгә якын еллар хезмәт иткән Сания Спартак кызы Саляева укыды. «Безнең мәктәп бинасына да туган телен яраткан татарларыбыз җыелды. Һәр теләгән кеше, диктант язуда катнашып, татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый алды. Без теләп, аерым дулкынлану белән диктантны яздык; нәтиҗәләр шатландыра», - дип кыска фикере белән уртаклашты Сания Спартаковна.
Кадошкино районы Большие Поляны төп мәктәбендә озак еллар туган телебез һәм әдәбиятыбыз буенча белем биргән укытучы Зәйнәб Хөсәен кызы Кильдеева диктантны әйтеп яздырды. Барлыгы унбишәү - укучылар, укытучылар, мәктәп директоры яздылар. Педагог фикеренчә, мондый акцияләр үткәрү бик мөһим, бу туган телгә карата хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияли, ә диктант язудагы кыенлыклар татар телен белүдәге җитешсезлекләр турында уйланырга мәҗбүр итә.
Дубенка районындагы Ломат авылы балалары, укытучылары белән бергә ун кеше, Кочкурово урта мәктәбендә Альфия Кетдюс кызы Узбякова әйтеп диктантны татарча яздырды.
Быел беренче тапкыр Саранск шәһәренең «Ускудар» мәчетендә Мордовия Республикасы мөселманнарының Региональ Диния нәзарәте һәм «Бердәмлек» мөселман хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы акциягә кушылды. Бу мәчеткә 136 ир-ат һәм төрле буын хатын-кызлары җыелды. Иң яшь катнашучы - 7 яшьлек Хәлим Бикмаев, ә иң өлкәне - 83 яшьлек Сания ханым Бикбаева булды. Диктант өчен татар язучысы Газиз Мөхәммәтшин әсәреннән «Саумысыз, аккошлар» дигән өзек сайлап алынган иде.
«Татар кешесе өчен, туган телен яратучылар өчен бу акция бик әһәмиятле. Шундый мероприятие туган (татар) телебезне саклап калу проблемасын ача. Чөнки туган телгә, татар теленә, игътибар бирү, туган телгә карата мәхәббәт хисләре тәрбияләү өчен, туган телне лаеклы өйрәтү шартлары булдыру кирәк инде. Балаң татарча сөйли дип горурланма, оныгың татарча сөйләгәнгә горурлан, ди халык. Баланы туган татар телен белүгә кызыксындыру кирәк. Минемчә, бу акция туган телебезгә карата мәхәббәт уята», - дип ассызыклады «Ускудар»да укучылары белән бергә диктант язучы Ләмберә районы Пензятка урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рауза Мокаддәс кызы Юмаева.
Төрле яшьтәге шәһәрдәшләребезне диктант язу эшенә күбрәк җәлеп итү өчен, Ислам мәдәният Үзәгенең конференц-залында, икенче ел беррәттән, Мордовия татарлары «Татарча диктант» акциясендә катнаша. Быел ИКЦ тулы зал җыйды: анда мәктәп укучылары, студентлар һәм өлкән буын вәкилләре, Мордовиядә үткән «Татар кызы - 2018» конкурсантлары да катнашты. Диктант текстын Ромоданово районы Белозерье урта мәктәбе укытучысы Адилә Фатыйх кызы Янгличева укыды. Бу бинада үткән проектны оештыручылар һәм партнерлар исемен дә әйтеп китәргә кирәк, ул - Мордовия Республикасы татарларының «Якташлар» төбәк милли-мәдәни автономиясе һәм Ислам мәдәни Үзәге. Диктант буенча иң яхшы нәтиҗәләрнең берсен «Мордовия Татар кызы–2018» конкурсының вице-миссы Линиза Карабанова күрсәтте.
Саранск шәһәрендәге Халыклар йорты бинасында да «Татарча диктант» дигән бөтендөнья акциясе узды. Мөһим эчтәлекле чараны тиешенчә югарылыкта оештыру эшендә татар бизнесменнары клубы («Клуб татарских бизнесменов»), «Мордовия мөселманнары» Хәйрия фонды, МАИБ әгъзалары  ярдәме белән оештырылды. Әлеге акциядә төрле яшьтәге мәктәп укучыларыннан алып пенсионерларга кадәр йөздән артык кеше катнашты.
Ромоданово районындагы Белозерье авылындагы «Җома» мәчетендә, тирә-күрше авыллар халкы белән бергә, илле кеше «Татарча диктант»ны яздылар.
Киләчәктә дә мондый төр акцияләрне күмәкләшеп, бердәм уздырыйк; милләтебезне, телебезне саклауда үзебездән өлеш кертик.
Искәртеп китәргә кирәк. Диктант нәтиҗәләре әлеге акцияне үткәргәннән соң 30 көннән дә соңга калмыйча басылып чыгачак. Аларны http://diktant сайтында белергә була.
Быел «бишле» алучыларга «Татарча яз» значоклары бүләк ителәчәк.

Наилә Насырова