Шушы исем астында 26 гыйнвар көнне Мордовия педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын өзлексез арттыру үзәге “Педагог13.ру”да татар прозаигы, язучы-фронтовик Габдрахман Абсалямов иҗатына багышланган төбәкара фәнни-гамәли конференция үтте. Анда офлайн форматта Мордовия, Пенза өлкәсе милли мәктәпләре укытучылары һәм онлайн форматта төрле регион вәкилләре катнашты. Чараның модераторы Елена Михайловна Наумова, “Педагог 13.ру”ның этномәдәни белем бирү лабораториясе мөдире, чарада катнашучыларны сәламләде.
Көн тәртибе буенча, “А.С.Пушкин” исемендәге Мордовия китапханәнең туган якны өйрәнү әдәбияты бүлегенең баш китапханәчесе Альфия Нургаян кызы Маланьчева “Габдрахман Абсалямовның тормышы һәм иҗаты татар халкының милли мәдәнияте контекстында” темасын яктыртып чыгыш ясады. Наилә Хәлил кызы Насырова, Мордовия правительствосының “Юлдаш” иҗтимагый-сәяси газетасы корреспонденты чыгышында “Габдрахман Абсалямов - йөрәкләрдә сүнмәс утлар кабызган әдип” дип сөйләде.
Пенза өлкәсенең Каменский районы Кикино урта мәктәбенең татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы Равилә Фәрит кызы Баткаева Габдрахман Абсалямов иҗатында мәхәббәт темасын яктырткан чыгышын тыңладык.
Габдрахман Абсалямов иҗатын һәм тоткан урынын яктыртып, Россия халыкларының тарихи-мәдәни мирасының хәзерге мәктәп укучыларының патриотизмын формалаштырудагы роле турында “Педагог 13.ру”ның этномәдәни белем бирү лабораториясе методисты Вера Александровна Маскаева белән Ковылкино урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ирина Павловна Малышева, Ләмберә районы Черемиш төп мәктәбенең рус теле укытучысы Җаннат Фаиль кызы Илькаева, Ләмберә районы Пензятка урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Равза Мукаддяс кызы Юмаева, Рузаевка районы Татар Пешлә урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сания Спартак кызы Саляева шул ук районның Болдово урта мәктәбенең татар, рус телләре укытучысы Наилә Идрис кызы Башмакова, Ләмберә районы Черемиш төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фазия Фәрит кызы Боярова сөйләделәр.
Мордовиябез җире сәләтле кеше-ләргә бай. Шулар арасында классик язучыларыбыз. Регионыбыз халкы Шәриф Камал, Һади Такташ һәм Габдрахман Абсалямов белән горурлана, ярата. Алар турында мәктәпләрдә киләчәк буын вәкилләребез белем ала. Горурланып, зурлап төрле чаралар үткәрәбез.
- Менә бүген йөрәкләребездә сүнмәс утлар кабызган күренекле язучы, пуб-лицист, тәрҗемәче, җәмәгать эшлек-лесе Габдрахман Абсалямов турында сүзебез. Ул 1911 елның 28 декабрендә хәзерге Мордовия Республикасының Ковылкино районы Иске Аллагол авылында дөньяга килә. Классик язучыларыбыз туган авылларында - Шәриф Камалның Татар Пешләсендә, Һади Такташ Сыркыдысында ничәмә-ничә тапкыр булган идем, ә Габдрахман Абсалямовның – юк, дип фикерләрем белән уртаклаштым. - Хыялымны тормышка ашырып, 2010 ел җәенең берсендә, Краснослободск-Ковылкино трассасыннан 18 километр читкә урнашкан Иске Аллаголда булдым. Авылга кергәчтен, урамның уң ягында урнашкан йорт ишек алдында, Надия Кәлимулла кызы белән Шамиль Равиль улы Кузнецовлар янына тукталдым. Аллагол турында сорашкач, килүемнең сәбәбе турында әйттем. Шул арада авыл халкы һәм Мәскәүдән җәйге ялга кайткан кунаклар яныбызга җыелды. Озак аралаштык. Халык хәтерендә Габдрахман Абсалямов яши: авылдашлары рәхәтләнеп аның турында белгәннәре белән уртаклашты. Бүген язучының исемен йөрткән урамда яшәгән өйләре урынын күрсәттеләр, Габдрахман Абсалямов исемен йөрткән колхоз турында, мәктәп бинасындагы истәлекле такта турында да сөйләделәр. Казаннан кайткан кунакларны да хәтерләрендә саклыйлар. Габдрахман Абсалямовның оныгы Альбина Булат кызы бабасы яшәгән Иске Аллагол авылының Тюкай (бүген Г.Абсалямов) урамыннан 2009 елны йөреп үткән. Мин дә шул урында булдым. Әмма йортлары күптәннән юк.
Якташ язучыларыбыз безнең күңелләрдә һәм аларның исемен киләчәк буынга мәңгеләштерү юлы белән дә истәлекле урыннарны калдырырга тырышыбыз. Татарстанда классик язучыларның исемнәре мәңгеләштерелгән. Без дә якташ язучыларыбыз белән горурланып яшибез. Мәсәлән, якташ язучыбыз Шәриф Камал исемен Рузаевка районы Татар Пешлә мәктәбе йөртә, мәктәптә Ш.Камал музее эшли, туган йорты урынына истәлекле такта куелган. Һади Такташыбызның Торбеево районы Сыркыды авылында музее эшләп килә. Ковылкино шәһәренең 4 номерлы мәктәбендә Габдрахман Абсалямов экспозициясе эшли, Иске Алагол урамы Габдрахман Абсалямовның исемен йөртә. Колхозлар бүген булмаганга, аның исемен йөрткән хуҗалык та юк. Авылда мәктәп тә юк. Әмма Рес-публикабыз җитәкчеләре бу өлкәдә дә эшлиләр. Габдрахман Абсалямов исемен мәңгеләштерү юбилейларда гына түгел, ә башка вакытларда да алып барыла. Юбилей дигәч, тагы бер истәлек. 2011елны якташ язучыбызның 100-еллык Юбилее уңаеннан Ковылкино шәһәрендә һәм Ромодан районы Белозерье авылы мәктәбендә тантаналы рәвештә чаралар үтте. Азёрка мәктәбендә булган чарада мин дә катнаштым. Альбина Булат кызының бабакае турындагы истәлекләрен үз авызыннан тыңларга насыйп булды. Ул шунда Мордовиябезгә - аның халкына, җитәкчеләренә бабасының исемен мәңгеләштерү өчен рәхмәт сүзләрен яңгыратты. Мордовиябезне, кендек каны тамган бабасы, әбисе җирен (биредә үсмәсә дә, җәйләрен ял итмәсә дә) ихластан ярата. Милли мирасыбыз алдында баш ия. Читтә яшәгәннәр чын мәгънәсендә нәсел җепләрен югалтмаска тырышалар. Без дә туган олы һәм кече Ватаныбызны ихластан яратабыз.
Әйтеп киттем, якташ шәхесләребез күңелләребездә сүнмәс ут булып яна. Габдрахман Абсалямовның тормыш иптәше Магинә Исмаил кызы Чумарина тумышы белән Ковылкино районына күрше булган Торбеево районы Татар Юнки авылыннан. Шулай, 2012 елны Татар Юнки төп мәктәбендә, Габрахман Абсалямовның музее ачыла. Бу тагы бер тапкыр Габдрахман Абсалямовның безнең йөрәкләрдә булуына дәлил. Кунакка Альбина Булат кызы да кайта һәм күңеленә якын экспонатларын: 5 томда бабасы әсәрләрен, аңа атап язылган хатларын, күзлеген, солдат букчасын, әбисенең энесе - Советлар Союзы герое Әхмәт Чумаринның фотосын музейга бүләк итә.
Менә биредә утырган укытучылар якташ язучыларыбыз тормыш һәм иҗат юлын укычыларына өйрәтә, иншалар язалар, чаралар үткәләр. Мордовия күләмендә “Педагог13.ру”да төбәкара фәнни-гамәли конференция үтә. Болар барысы да Габдрахман Абсалямов- йөрәкләрдә “сүнмәс утлар” кабызган әдип икәненә дәлил.

Наилә НАСЫРОВА