Бүген хатын-кыз машина йөртә диюгә исебез китми. Ә элегрәк – сирәк күренеш булды. Али кызы Равилә Кильдееваның машина йөртү юлы Мәскәүдә икмәк ташудан башлана.

Язма героебыз Кадошкино районы Большие Поляны авылында ат караучы булып эшләгән Али Муся улының җиде балалы зур гаиләсендә туа.- Начар вакыт, хәерчелек, акча юк, усак бүрәнәләреннән ясалган кечкенә йортыбызны хәтерлим, - дип искә ала язма героебыз. – Авылыбыз мәктәбенең җиде сыйныфын тәмамлагач, Мәскәүгә няня булып эшләргә, апама ярдәм итәргә җибәрделәр. Хәерчелектән китеп бардым инде була. Тик Мәскәүдәне яулау җиңел булмады, шук бала булуыма карамастан. Моңа кадәр атлар белән вакыт үткәрергә яраткан, аларны суда коендырырга яраткан кыз бала машинага гашыйк булсын инде! 1964 ел иде. Ничек булды бу дип сорарсыз: Мәскәүдә шофер курсларына җыю турында игъланны күрдем. 18 сум стипендия дә бирәләр икән. Шул вакыт өчен зур акча иде безгә. Гариза язып кердем, ярты ел укыдым. Утыз кешелек группада өчесе генә хатын-кыз иде. Мин ул вакытта рус телен начар белә идем, әмма юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнеп, имтиханны беренчеләр арасында тапшырдым. Хокук алгач, эшкә урнашкач, бер ай Валя апа дигән остазым белән бергә йөрдем. Мин - руль артында, ул янәшәдә, - дип искә ала Равилә Али кызы. - Мин авариягә бер тапкыр да эләкмәдем. Ул вакытта Мәскәүдә автомобиль хәрәкәте бик зур да түгел иде. Мин, кайчагында, йокламас өчен, җырлар җырлап бара торган идем!
Озакламый бортлы УАЗда икмәк ташыган Равилә Али кызы. Тагы сигезенче номерлы таксомотор паркында такси руле артында эшләгән. Аннары үзәкләштерелгән ташуларга китә.
- Складтан таварны алып, заводларга илтәм, махсус почта тартмаларында калдырам, - ди ул. - Өстәвенә, барлык посылкалар да диярлек яшерен предприятиеләр өчен билгеләнгән, шуңа күрә адреста тартманың номеры гына күрсәтелмәгән. Мәскәү буйлап эзлә, кая ул номер! Посылкадагы детальләр өчендә нәрсә бар - белмим дә. Аннары инде миңа изотоплар (бәлки атом...) ташуым турында сөйләделәр, ә мин белмәгәнгә курыкмадым да бит! Бу яшерен заводларда ниләр генә күргәнем булмады! Киләсең, хәтеремдә, машинага махсус сетка ябалар, очкыннар шартламасын өчен. Мин кабинадан төшәм һәм махсус шофер буш машинамны үзе складка кертә, аннары тулысын алып чыга. Тагы Орехово-Зуеводан парашютларны озак ташыдым. Мин үзем йөк күтәрмәдем, шуның өчен янымда аерым кеше йөрде. Машинаны да белгечләр ремонтладылар. Бензинга талоннар бирә торган иделәр, ә хакы җиде тиен – калган ягулыкны кая куярга белмәдек, хоть юын!
Еллар тиз уза шул. Али кызы Равилә кияүгә чыга һәм үзенә торак кирәклеген аңлый. Щелковоның яңа микрорайонында торак белән тәэмин итүче ЖЭКта шофер вакансиясе барлыгын белә. Эшкә урнашкач, коммуналкада бүлмәнең бер өлешен ала. Урам себерүче махсус машина йөрттем, ди язма героем.
- Мәскәүне җыештырдым! – дип елмая Равилә Кильдеева. – Бернинди авырлыгын күрмәдем: машина хәрәкәте хәзерге кебек түгел иде, йортлар янында берничә генә машина торды.
1968 елда беренче шәхси автомобильне долларга (ул вакыт Мәскәүдә киң таралган иде) сатып алдым. Бу «Москвич-412» иде. Мәскәүле «Москвич»та йөрергә тиеш! - ди Равилә ханым.
Бердәнбер кызы тууга язма героебызның ике бүлмәле фатиры бар иде инде. Тиздән икенче эшкә - «Мослифт»ка күчкән, анда пенсиягә кадәр абыйсы Хәсән белән бергә эшләгән. Ә 2005 елда туган ягына, Большие Поляныга яраткан «Москвич»ында кайта ул. Аннары кияве «дүртле» (ВАЗ-2104) сатып алып биргән. Әмма яраткан «Москвич»ын ВАЗга беркайчан алыштырмый инде; биредә аерым мәхәббәт! ВАЗны сата.
Авыл буйлап һәм олы юлга чаклы юллар ватык хәлдә. Иске машина түздерә алмый мондый сынауларны; яңа машина турында уйларга кирәк иде инде.
- «Москвич»ны саткач, йөрәгем өзелде! Миңа кызганыч! Минем машина йөртәсем килә!
Менә киләсе елда илкүләм милли проект буенча Большие Поляныда юл ясарлар, һәм, бәлки, җитмеш дүрт яшьлек Равилә Али кызы янә руль артына утырыр. Аның шундый уйлары бар.
- Сагынам машинамны, - ди ул. - Гаражда нәрсәдер җитми кебек. Җитми... Тагын дүрт ел минем машина йөртү хокукларым гамәлдә булачак. Бәлки, барысы да булыр әле...

 

Н.ХӘЛИЛ