Иң төп шарт - районнарда һәм төбәк башкаласында җылылык белән тәэмин итү системасы ышанычлы булырга тиеш.
Нәкъ менә шуңа күрә елдан-ел челтәрләрне модернизацияләүгә аерым игътибар бирелә. 2023 елда мәсьәләгә бик җитди карадылар: ресурслар белән тәэмин итүче компания узган ел белән чагыштырганда ике тапкыр Саранскны кышка җылылык белән тәэмин итү системасын әзерләүгә финанслауны арттырды. Регионыбызда киләсе җылыту сезонына әзерлек актив алып барыла, дидек. Мордовиянең региональ энергетика һәм ЖКХ министрлыгының матбугат хезмәтендә җылылык челтәрләрендә башкарылган эшләр турында хәбәрләр бар.
Ведомство мәгълүматлары буенча, 2023 елда җылылык белән тәэмин итүчеләр челтәрләрне һәм җылылык белән тәэмин итү объектларын реконструкцияләүгә 1,2 миллиард сумнан артык акча җибәрәчәк. Финанслау ярдәмендә 25 километр җылыту торбалары һәм ике километр кайнар су белән тәэмин итү торбалары алыштырылган. Алар урынына герметик тышчада изоляцияле яңа тимер торбалар салу дәвам итә. Алар дистанцион контроль системасы белән җиһазландырылган.
Әмма яшәү тораклары яны тулысынча ремонтлап бетмәгән. Анда-монда теплотрассаның торбаларын алмаштыру дәвам итә. Көз быел безне шатландырып тора. Шуңа да салкыннар җиткәнче барлык эшләр тәмамланыр дип уйларга урын бар.
Искәрмә. Биналарны җылыту сезоны уртача тәүлеклек урам температурасының 5 тәүлек дәвамында +8 градуска кадәр төшүе белән башлана. Беренче чиратта мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, медицина учреждениеләрендә, ә аннары күп фатирлы йортларда башлана. Соңгы чиратта җылытуны сәнәгать биналарында кертәләр.

Н.ХӘЛИЛ