Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә хезмәткәрләр көнен 27 сентябрьдә билгеләп үтү кабул ителде. Мәктәпкәчә белем бирү һөнәрендә эшләүчеләр, ягни тәрбиячеләр, баланың шәхес буларак үсешендә зур роль уйныйлар. Чөнки ата-аналардан тыш, балалар күп вакытларын нәкъ менә алар белән бергә үткәрә. Балалар белән эшләү өчен билгеле бер күнекмәләргә, талантка ия булырга кирәк. Һәр көн тәрбияче, төрле кыенлыкларга очрашып, һәр баланың уй-фикерләренә һәм хисләренә карата үзенчәлекле ачкычыңны табу өчен күп көч куя.
Кадошкино бистәсендә бер балалар бакчасы - «Теремок» эшләп килә. Катнаш төрдәге корылма үз эченә ике корпусны ала, чөнки аңа 2017 елда «Кояшлы» бакчасы кушылды. Хәзер биредә 186 бала тәрбияләнә, 10 төркем эшли. «Теремок»ның җтәкчесе Людмила Викторовна Лимасова. 1994 елдан аның хезмәт юлы башлана, башта мәктәптә укытучы була, ә 2011 елдан ул балалар бакчасы мөдире буларак башта «Кояшлы»да, ә 2013 елдан «Теремок»та эшли башлый. Эшкә тотынгач, биналарны, ишегалды территориясен, азык-төлек блогын, кер юу бүлмәләрен, төркемнәрне, йокы һәм киенү-чишенү урыннарын төзекләндерү буенча чиксез мәшәкатьләр башлана. Людмила Викторовна үзенең икенче йорты өчен җан атып яши. Ул бик ачык кеше; аның кабинетына хезмәткәрләр барлык сораулар белән бара, чөнки моңа уңай атмосфера бар. Ә балалар бакчасында бик уңайлы, чиста һәм матур. Бу барысы да хезмәткәрләр тырышлыгы белән булдырылган. Чөнки биредә байтак еллар, башкалар белән бергә, шундый тәрбиячеләр - Римма Халил кызы Маркина, Римма Әбубәкәр кызы Никулина, Аэлита Халил кызы Якубова тырышып эшлиләр. Тәрбияченең эше ярдәмчеләрдән башка мөмкин түгел. Алар белән бергә Надия Хәсән кызы Мангутова киләчәк буынга тиешле тәрбия бирүгә, сәламәтлекләрен саклауга зур өлеш кертә.
Һөнәри бәйрәмдә барлык мәк- тәпкәчә белем бирү учрежде ниеләре хезмәткәрләренә сәла- мәтлек, иминлек, тормышыгызда якты һәм шатлыклы мизгелләр күп булсын, гаилә рухын һәм бәхетле балачак атмосферасын саклап калуларын телибез.

Н.ХӘЛИЛ