Мордовиядә үткән «Җырлый торган агач» фестиваленә йомгак ясалды. Рос- сиянең 7 регионыннан килгән 13 катнашучы 5 көн дәвамында агачтан скульптура кисеп, Саранскига бүләк итеп калдырдылар.

«Җырлый торган агач» төбәкара фестиваль-конкурсы Саранскида бө- тен илдән үзенчәлекле осталарны җыйды. Биш көнлек эшнең нәтиҗәсе - 12 скульптура. Алар узган ел коллекциясен «Мордовское подворье» музей-этнография комплексының уникаль арт-мәйданчыгында тулыландырачак.
Саранскида «Җырлый торган агач» конкурсы «Шумбрат, Мордовия!» фестивале кысаларында үтә. Жюри әгъзалары быел катнашучыларның бик көчле составы булуын һәм барлык эшләр дә диярлек лаеклылар икәнлеген билгеләп үттеләр. Шуңа күрә иң яхшы скульптураны сайлап алу авыр булган. Өч призлы урыннан тыш, күп кенә катнашучыларны махсус призлар белән бүләкләгәннәр.
Җиңүче булып Мордовиянең Кочкурово районы Подлесная Тавла авылыннан Петр Рябов танылды. Икенче урынны Мәскәү өлкәсеннән Владимир Алманов алган.
Фестиваль нәтиҗәләрен игълан итәр алдыннан, оештыручылар тиз арада кисү конкурсын үткәрделәр. Өч катнашучы 45 минут эчендә өч скульптураны бензопила белән кистеләр. Биредә беренче урынны Владимир Алмановка, икенче урынны Петр Рябовка, өченче урынны Пензадан Александр Туркичевка бирделәр.
Халык иҗаты – иң югары зәвык, осталык, югары әдәплелек һәм чын патриотлык. Үз милләтенең хәзинәсен белгән, кадерен аңлаган һәм яраткан кеше генә башка милләт сәнгатен аңлый һәм хөрмәт итә. Шул сыйфатлар дөньяда дуслык һәм тынычлык нигезе булып тора.

 

Наилә НАСЫРОВА