Авыр эпидемиологик хәл безгә Бөек Җиңүнең 75 еллыгын зур бәйрәм буларак билгеләп үтәргә комачаулады, әмма без, һичшиксез, кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез. Алда тулы бер уку елы. Безне дә патриотик юнәлештәге чираттагы акцияләр һәм чаралар көтә. Башкача була да алмый, без бит педагоглар, яшь гражданнарны Ватаныбызның чын патриотлары итеп тәрбияләргә тиеш. Кадошкино районы Большие Поляны гомуми белем бирүче төп мәктәбебездә, илнең барлык уку йортларындагы кебек, 2020-2021 уку елының беренче уку көне ук инде патриотик тәрбия рухында үтеп китте. Беренче сентябрь көнне барлык сыйныфларда да “Истә тотарга – димәк белергә!” (“Помнить – значит знать!”) дигән девиз астында Җиңү Дәресләре узды. Ә икенче сентябрь көнне, Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлану тантанасы алдыннан, безнең барлык тәрбияләнүчеләребез дә илебез тарихына онлайн-экскурсия ясадылар. Ни өчен Икенче бөтендөнья сугышы Берлинда тәмамланмый? Ни өчен СССР Япония белән сугышка керергә мәҗбүр булган? 40 елдан соң Россиягә кайсы территорияләр күчте? Ни өчен хәзер сугыш тәмамлану көне дип 3 сентябрь игълан ителде? Барлык сорауларга да Бөтенроссия хәрәкәтенең яшь тарихчылары һәм остазлары булган «Җиңү волонтерлары» җавап бирде.
Чаралар чылбыры Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган авылдаш-ларыбыз һәйкәленә чәчәкләр салу белән дәвам итте. Сүз уңаеннан әйтергә кирәк, балалар алдында хәзер өр-яңа төс алган һәйкәлебез басып тора. Монументның барлык элементлары да бик яхшы рес-таврацияләнгән, арткы план диварындагы мәрмәр такталарда Бөек Ватан сугышы кырларында мәңгегә ятып калган якташларыбызның исемнәре урын алган. Монумент территориясе бетон плитәләр белән җәелгән. Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең кайгыртучан куллары белән периметр буенча матур чәчәкләр утыртылган. Бу матур композиция хәзер авылыбызның Үзәген бизи.
Әлегә кадәр монументыбыз җимерек хәлдә иде. Безнең авыл җирлеге җитәкчесе Наилә Хафиз кызы Долотказина әлеге һәйкәлне реконструкцияләү инициативасы белән чыккан иде. Аны күпләр хуплады: безнең район башлыгы А.В.Чаткин һәм Мордовия Госсобраниесы депутаты, “Мир цветов” җәмгыятьчелеге генераль директоры А.А.Болдырев, якташыбыз «ЭМ-КАТ» генераль директоры К.Ш.Мангутов.
Аерым хөрмәт белән мөһим эштән, Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган һәйкәлне реконструкцияләүдән читтә калмаганнарга, битараф булмаган барлык кешеләргә Большие Поляны авыл җирлеге администрациясе белән авылдашларыбыз ихлас рәхмәтләрен белдерәләр. Бу шундый оешмалар: район главасы Андрей Викторович Чаткин аша Кадошкино муниципаль районы хакимияте, ООО генераль директор Камиль Шәүкәт улы Мангутов аша «ЭМ-КАТ» җәмгыятьчелеге белән Мордовия Госсобраниесе депутаты, АО генераль директоры Александр Александрович Болдырев аша «Мир цветов» җәмгыятьчелеге; Большие Поляны төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары коллективы һәм авыл җирлеге администрациясе; ИП Р.Ш.Кильдеев; ИП Р.Х.Кильдеев; ИП Р.А.Долотказин. Шәхси затлар: Камиль Шәүкәт улы Мангутов; Александр Владимирович Куликов; Артур Наиль улы Мангутов; Ильдус Рөстәм улы Кильдеев; Рауф Вәли улы Долотказин; Наиль Халил улы Долотказин; Радик Рафаэль улы Долотказин; Равил Ринат улы Иштряков; Руслан Альберт улы Долотказин; Рафаэль Ибраһим улы Долотказин.
Безнең һәрберебез өчен бу изге эшкә бәһасез өлеш керткәннәре өчен барлык ирекле ярдәмчеләргә чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез.

Светлана АБАЕВА