Яңа уку елында Мордовиядә мәктәп парталарына 73170 укучы утырды, шул исәптән белем йортлары 7730 беренче сыйныф укучысына ишеген ачты. Бу гадәти булмаган уку елы. Белем көне дә гадәти булмаганча узды: зур гомуммәктәп линейкалары үткәрелмәде. Тантаналы чараларны сыйныф җитәкчеләре кабинетларда оештырдылар. Әмма иң мөһиме  - балалар укуны мәктәп диварларында, көндезге режимда башладылар. Беренче көннән аларга яңа тәртипкә ияләшергә кирәк. Мәктәп биналарына балалар төрле ишекләр аша керделәр. Моның өчен мәктәпләрдә барлык запас чыгу юллары ачык иде. Керү юлында - температура мәҗбүри үлчәнде, санитайзер кулларны эшкәртте. Тик балаларны битлек кияргә мәҗбүр итмәделәр. Әмма моны кирәк дип санаучыларга тыю да булмады. Шулай, Кадошкино районында парта артына 46 беренче сыйныф укучысы утырды. Кадошкино урта мәктәбенә 38 укучы белем артыннан килде, алар өчен Н.А.Вихляева һәм И.А.Долотказина сыйныф җитәкчеләре булачак. Латышовка урта мәктәбенең беренче сыйныфында беренче укытучыларында, Р.Р.Кандралеевада, дүрт укучы белем алачак. Адашево урта мәктәбе өч бала кабул итәчәк. Ә менә Большие Поляны төп мәктәбендә беренче сыйныфка нибары бер укучы - Риян Кучеров килде. Башлангыч сыйныф укытучысы - олы стажлы алдынгы педагогларның берсе булган Адилә Фәрит кызы Байбекова. Беренче сентябрьгә кадәр ук алар танышырга да өлгергән иделәр. Риан өчен 1 сентябрь шатлыклы көн, чөнки яңа тормыш башлана. Шул ук вакытта дулкынландыргыч та -  дәреслекләргә һәм дәфтәрләргә күбрәк вакыт бирергә кирәк булачак. Ә бит балалар белән урамда велосипедта да куасы килә. Риян әнисе Эльмира белән Саранскига барып, мәктәпкә барлык әйберләрне - костюм, букча, мәктәп кирәк-яракларын сатып алганнар. Беренче сентябрьне Риян түземсезлек белән көтте һәм ул көн үтеп тә китте. Әле көн саен китап-дәфтәрләрне актарып укырга һәм язарга өйрәнәсе калды.
Мәктәп директоры Светлана Наиль кызы Кильдеевадан 1нче сентябрь ничегрәк үтте дигән соравыма:
- Мәктәбебездә барлык укучы өчен линейка булмаса да, Белем көнендә һәрбер сыйныфта укытучылары бәйрәмчә класс сәгатьләре үткәрделәр. Бер беренче сыйныф укучыбызга, Рианга да истәлекле бәйрәм булды. Аны беренче һәм өченче сыйныфлардан торган берләштерелгән сыйныфка кабул иттек. Мин һәм Авыл администрациясе җитәкчесе Наилә Долотказина белән Белем иленең беренче баскычына аяк басу белән Рианыбызны һәм барлык укучыларны котладык. Аны бик матур шигырьләр әзерләп килгән 3нче сыйныф укучылары тәбрикләде һәм ул үзе дә шигырь әзерләп килгән; бик тә тырышып яттан сөйләде. Риян, тырышып белем ал, уңышлар сиңа, яхшы укы!
Гомуми белем бирүче төп мәктәбебездә барлыгы 20 укучы укыр. Ихластан аларны һәм әти-әниләрен, әби-бабайларын уку елы башлану белән котлап исәнлек-саулык, бәхет, аяз күк йөзе телим.

Н.ХӘЛИЛ