2020 елда бөртекле һәм кузаклы культураларның урып-җыю мәйданы - 448,2 мең га. 2020 елның 1 сентябренә булган мәгълүматлар буенча, 362,4 мең га (81%) җыеп алынган; 1 млн. 98 мең тоннадан артык суктырылган. Уңдырышлылык - 35,4 ц/га. Җыярга калган 140,2 мең га (21%). Планда - 1 млн 700 мең тонна бөртеклеләрне җыеп алу. Кукуруз уңышы 100-150 мең тонна күләмендә булыр дип көтелә. Шулай ук 100 мең тоннага якын техник культуралардан уңыш җыю планлаштырыла. Бу соя (комбикорм заводлары өчен), рапс һәм лен. Чамзинкада җитен бөртекләреннән экологик чиста, файдалы май ясалачак.

Аграрийлар өчен хәзер иң кызу вакыт. Аларның һәр минуты исәптә, эше дә иртә таңнан кичкә кадәр кайный. Ашлык комбайн бункерына сибелә, ә хуҗалыклар ашлык келәтләрен тутыруын дәвам итә.

Халык турында дөрес әйтеп тә торасы юк – җәй көне ел туйдыра, диләр бит. Безнең өстәлдә икмәк булырмы-юкмыигенчеләрнең эшенә бәйле. Әлбәттә, кояшлы һава торышы вакытында урыпҗыю темплары тизрәк бара. Яңгырлар яуса - икенче эш. Әмма, туфрак өчен дым кирәк. Шуңа күрә, яңгырлардан соң, коры һава торышы гына мөмкинлек бирәчәк; басулар буйлап комбайннар йөзәчәк, машиналар йөриячәк.

Ерак балачактан: токларда ашлыктан зур таулар булган картиналар калкып чыга, сортировкаларның тавышы авылның бер башыннан икенчесенә кадәр барып җитә. Җылы бодай исе, кояшлы-кайнар көннәр һәм җылы төннәр, комбайннар гөрелтесе, алтын ашлык тавы – болар барысы да уракның тулы куәтенә баруын аңлата.

Уракның кызган чагы. Бөртекле культуралардан тыш, авыл хезмәтчәннәре яшелчә җыюга да керештеләр.

Наилә НАСЫРОВА