Быел Мордовия умартачыларның балы бигрәк татлы булды. Яз башы һәм җәй башы - корылар, аннар коеп янгырлар ява башлады, авыл хуҗалыгы җитәкчеләренең яман химикатлар белән болын-кырларны эшкәртүләре балның кыйммәтен тагы да арттырдылар. Беренче качка балны икенчесе белән тулыландырып буламы-юкмы – икеле. Әмма без балны яратып ашыйбыз. Аның файдасы турында белеп ашарга яратабыз. Борынгы заманның күренекле фикер ияләре һәм табиблары балның шифалы үзлекләрен яхшы белгәннәр, аны киң кулланганнар. Бал составында кеше организмы өчен кирәкле йөздән артык матдә бар. Аны ничек кулланалар соң?
Беренче чиратта, бал олыгая барган кеше күзәнәкләрендә һаман кими барган микроэлементлар запасын тиешле күләмдә тотарга ярдәм итә, кеше тәнен яшәртә. Тикмәгә күп кенә хатын- кызлар мунчага бал алып йөрмиләр. Аны биткә сөртү тирене яшәртә, бит тиресен матурайта.
Йокысызлыктан изаланган кеше өчен дә балның файдасы зур. Ятар алдыннан чирек сәгать кала җылы суга 1-2 аш кашыгы бал болгатып эчсәң, тирән йокыга таласың.
Бал йөрәк мускуллары өчен дә файдалы. 1-2 ай дәвамында көнгә 10-20 грамм бал куллану йөрәк авырулы кешенең хәлен яхшырта, кан составында гемоглобинны арттыра.
Суык тигәндә балны лимон суы, сөт, үлән чәе белән эчәләр. Бер стакан сөткә бер аш кашыгы бал салып яки бер стакан лимон суына 50 грамм бал кушып эчәләр. Керән сиробы белән бал катнашмасы бигрәк тә файдалы.
Кайберәүләр авыз кырыйлары һәм күз кабаклары тартышудан зарлана. Әлеге чирдән котылу өчен көнгә 3-4 тапкыр 2-3 кашык бал ашарга кирәк. Аяк-кулларны көзән җыерганда да шулай ук дәваланалар.
Кан басымы, ашказаны ялкынсынуы, үпкә авыруларын дәвалаганда да балның файдасы ифрат зур. 100 грамм бал, каз мае, атланмай, какао, ике аш кашыгы алоэ суы алына. Аларны бергә кушып болгаталар. Шуның бер кашыгын бер стакан кайнар сөттә эреткәч, көнгә өч тапкыр берәр аш кашыгы эчәләр. Әбугалисина туберкулезның башлангыч стадиясендә балны роза чәчәге яфраклары белән катнаштырып эчәргә тәкъдим иткән. Ул балны урман чикләвеге белән ашаганда аеруча файдалы дип санаган.
Чи чөгендер суы белән тигез нисбәттә кушылган бал ис сизүне яхшырта. Бу эретмәне иртә-кич 3-4 тамчы итеп борын тишекләренә тамызырга кирәк.
Бавыр, йөрәк-кан тамырлары, бөерләр, күз һәм башка әгъзалар авыртканда да балның шифасы зур. Тик чир килгәнне көтеп ятарга кирәкми. Бал сәламәт кешегә дә менә дигән ризык.

Н.ХӘЛИЛ әзерләде