Никахлашу датасын искә алуга бәйләнешле бер, биш, ун һ.б. еллардан соң үткәрелә торган туй йолалары саны хәтта егермедән артып китә. Ул даталарны төрле урыннарда төрлечә исем белән атап, төрлечә билгеләп үтәләр. Ә бездә аны түгәрәк даталарга туры китереп үткәрү гадәткә кереп бара. Безнең яклардагы атамалары: никахлашу туе - Кызыл туй. Бер елдан соң - Кәгазь туй. Биш елдан соң - Ситсы туй. Ун елдан соң - Гөлле туй. Унбиш елдан соң - Хрусталь туй. Егерме елдан соң - Бронза туй. Егерме биш елдан соң - Көмеш туй. Утыз елдан соң - Зөбәрҗәт туй. Илле елдан соң - Алтын туй. Алтмыш елдан соң - Бриллиант туй. Үткән атнада Атюрьево районы Большой Шуструй (Кыштыру) авылында гомер итүче Эльвира Хәйдар кызы белән Руслан Рәстәм улы Совешоваларның гаилә бәйрәме булып узды. Беренче августта аларның бергә гомер итүләренә 25 ел тулды. Көмеш туйларын бәйрәм иттеләр.
Руслан Рәстәм улы - алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәткәре - механизатор булып ООО МАПО “Каменка”да озак еллар эшли. Тырыш хезмәте Россия Федерациясе һәм Мордовия Республикасы авыл хуҗалыгы министрлыгы грамоталары белән бүләкләнгән һәм Хезмәт ветераны исемен лаеклы йөртә. Ә Эльвира Хәйдәр кызы - олы стажлы хөрмәтле педагог. Усть-Рахмановка мәктәбе завучы вазыйфасы белән бергәләп, татар теле һәм әдәбияты буенча киләчәк буынга озак еллар ныклы белем бирде; уңышларына күптөрле бүләкләре бар. Эльвира Хәйдәр кызының бакчасы чәчәккә тула җәй көннәре, бүген яшелчәләрен кышлыкка капкачлап куя. Әле генә үткән Корбан гаете хөрмәтенә милли ризыкларыбызны һәм һәрхәлдә пәрәмәчләребезне пешереп кунаклар каршы алды. Тормыш иптәше белән ике улларын тәрбияләп үстерәләр. Инде балалары да, әти-әниләре төсле тырышлар: Дамирлары, хәрби хезмәттә булып кайткач, Краснослободск техникумында электромонтерлык профессиясен үзләштерә, өченче ел инде Мәскәүдә эшли. Рушаннары - 9нчы сыйныфны тәмамлады; киләчәге алда уңышлы булсын. Бу гаилә башкаларга үрнәк булырлык. Авыл халкы хөрмәт итә аларны. Барысы да изге теләктә. Гомерләрнең әле башы гына, туегызның бары көмеше. Алтын, алмаз туйга чаклы шулай дус яшәгез сөеп, килешеп. Юбилеегыз белән кайнар котлап, изге теләк бүләк итәләр. Һәрчак шатлык өләшүче булырсыз дип өмет итәләр.
Яшәгез сез пар булып, икегез бер җан булып. Хисләрегез сүрелмәсен, тормыш учагыгыз сүнмәсен.


Н.ХӘЛИЛ