Регионыбызның мәгариф учрежде-ниеләре өчен җәйге каникуллар - яңа уку елына төпле әзерлек вакыты.
Мәсәлән, Торбеево районы Татар-Юнки, Краснополь һәм Жуков авыл мәктәпләрендә «Мәгариф» милли проекты кысаларында, төзелгәннән бирле модернизацияләнмәгән биналарга, капиталь ремонт йомгакланырга җыена. Объектлардагы эшләрнең барышы белән Мордовия Республикасы мәгариф министры Елена Солдатова танышты (рәсемдә). Мәктәпләрне реконструкцияләү подряд оешмалары тарафыннан сыйфатлы рәвештә, график, план күләме һәм норматив срокларны үтәү буенча башкарыла, ә дәүләт бүлеп биргән һәр сум максималь нәтиҗәле тотыла.

Фасадлар яңартылган, фундаментлар ныгытылган, түбә монтажланган, тәрәзәләр, батарея радиаторлары һәм ишекләр урнаштырылган, идәннәр алыштырылган, баскыч маршлары ремонтланган, идәннәрне җылыту һәм гидроизоляция белән җыю башкарылган, идән япмасы җәелгән, сантехник система алмаштырылган, вентиляция монтажланган, биналарның эчке бизәлеше тәмамланган стадиядә. Кабинетлар, спорт һәм актлар заллары, ашханә яңа җиһазлар, компьютер һәм оргтехника, ашханә инвентары һәм савыт-саба белән җиһазландырыла. Мәктәп яны территориясе үзгәрә.

- Әлеге программаны мәктәпләрдә тормышка ашыру ремонт эшләре белән генә чикләнми. Аңа инфраструктураны яңарту, уку әсбаплары сатып алу, укытучыларның квалификациясен күтәрү, заманча инновацион технологияләрне үзләштерү керә. Бу үсеп килүче буынга үз сәләтләрен, мәнфәгатьләрен, задаткаларын тулысынча тормышка ашыру өчен яхшы мөмкинлекләр бирәчәк, - дип билгеләп үтә Торбеево мәгариф учреждениеләре белән эшләү идарәсе башлыгы Елена Половникова.
Мордовиянең атказанган укытучысы Тянзилә Әхмәт кызы Утешева Торбеево районы Жуковский урта мәктәбенең Татар Юнки гомуми белем бирүче төп мәктәп филиалы директоры эш нәтиҗәләре турында:
- Җәй айларында мәгариф учреждениеләре яңарыш кичерә – ремонт-төзекләндерү эшләре бара. «Мәгарифнең мәктәп системаларын модернизацияләү» төбәк проекты буенча Татар Юнки мәктәбебезнең ремонты 2023 елның 30 июленә тәмамланачак. Бүгенгә Мордовия Республикасы мәгариф министры Елена Петровна Солдатова килеп эшнең нәтиҗәләрен тикшерде. Елена Петровна стеналарны бизәүгә, санузелларны монтажлауга кагылышлы берничә искәрмә ясады һәм биналарның террорчылыкка каршы саклануына аерым игътибар бирде. Мәктәбебез ремонтының буяуларына кадәр (матур төсләр сайлаганнар, ди) бәяләде. Мәктәп яны участокларының яхшы торышын билгеләп үтте; аның сәфәре вакытында балалар һәм аларның остазлары бәрәңге, кәбестә һәм чәчәк түтәлләрен эшкәртүдә эшләделәр.
Яңа уку елында белем йорты укучыларын төзекләндерелгән, тагын да матуррак хәлдә каршы алачак. Һәр дәүләтнең байлыгы һәм киләчәккә өмете – балаларда. Илебез киләчәгенә ныклы нигез салу, һәр балага белем һәм тәрбия бирү өчен уңайлы, зәвыклы шартлар тудырылу – куанычлы күренеш.
Беренче сентябрьдә авыл балалары заманча дизайнлы, иркен һәм уңайлы сыйныфларда парта артына утырачак. Бу балалар, аларның әти-әниләре һәм укытучылары өчен якты вакыйга булачак.

Наилә НАСЫРОВА