Катнаш никахлар элек-электән үк булган. Безнең аңлавыбызча, катнаш никах - ул ике милләт, ике дин вәкиленең парлашып, гаилә корып яшәве. Бәхетлеме, озын гомерлеме соң мондый гаиләләр? Бәхетле гаиләләрнең икесе Краснослободскта яши. Ул - Дашкиннар белән Суховлар гаиләләре. Дашкиннар һәм  Суховлар гаиләләре- нең хатын-кызлары - руслар, ә ирләре - татарлар. Гаилә бәхете серләре үрнәге булып тора аларның нык, озын гомерле, милләтара булулары. Бу барысы да милли гореф-гадәтләрнең тирән хөрмәтеннән, сабырлык, мәхәббәт, үзара аңлашу, рухи үсештән башка мөмкин түгел. Тыйнаклылык һәм игелеклелек тә ныклы гаилә берлеген тәшкил итә. Бу гаиләләрдә бәхет тынлыкны яратуы турындагы халык зирәклегеннән килә. Шуңа күрә ир белән хатын еллар буе чит кеше катнашыннан гаилә учагын сүндермичә саклыйлар. Шулай, һәр эшкә җаваплы һәм җитди караган кешеләр буларак, алар турында кыскача гына мәгълумат.
- Безнең туй 1976 елның декабренең соңгы көнендә булды, - ди Ибраһим Алим улы Дашкин. - Без Наталья Егоровна белән 43 ел кулга-кул тотынып яшибез.
- Җитмешенче елларда гореф- гадәтләрне бозарга һәм милләтара гаиләләр булдырырга гадәтләнмәгән иделәр, - дип өсти тормыш иптәше. - Ирем хаклы: Краснослободск районында татар егете рус кызына өйләнешүебез белән без беренче пар булдык. Дөресен генә әйткәндә, ата-аналар безнең теләкне шунда ук аңлап бетермәделәр. Никахны да кире кагтылар. Тик вакытлар узу белән тирән хисләрне бәяләделәр, аңладылар.
Наталья Егоровна татар гаиләсенең мәдәниятен, гореф-гадәтләрен хөрмәтләп кабул итте, әкренләп телне дә үзләштерде. Иренең күп санлы туганнарының “безнең Наташа” дигән гыйбарәсендә ихтирам, аңлау һәм хөрмәт хисләре чагыла.
Ибраһим белән Наталья 28нче һөнәри-техник училищесында укыган вакытта танышалар, анда бергәләп элемтәче һөнәрен үзләштерәләр. Бу уку йорты соңрак аларның эш урынына әверелә. Яшьләрне производствога өйрәтү мастерлары булып кырык ел Наталья Егоровна һәм егерме ел Алим улы Ибраһим эшлиләр. Алар егетләрне һәм кызларны укыттылар, үзләре дә бу өлкәдә белемнәрен яңартып тордылар. Армиядән кайткач, Ибраһим Алим улы читтән торып Мәскәү элемтә институтын, ә Наталья Егоровна Казан электр элемтәсе техникумын тәмамлый. Ибраһим Алим улының электр элемтәсе инженеры булып эшләгән чор да була хезмәт биографиясендә. Хәзерге вакытта Краснослободск аграр техникумының электрон приборлар җайланмалары бүлегендә укыта.
Асылда, ирле-хатынлы гомерләрен яшьләргә сабырлык, үз карашыңны, фикереңне төгәл әйтүне, һәрбер укучыга индивидуаль якын килеп эшләүне таләп итә торган белем бирүгә багышлаганнар. Гаиләдәге мөнәсәбәтләрдә дә, эштә дә качество беренче урында аларның. Дашкиннарның ныклы һәм сәламәт гаиләләре булу серләре - бер-берсен хөрмәт итүдә, кайгыртучанлыкта, үз сүз- ләре һәм эшләре өчен җаваплылыкта, өлкән буынга рәхмәт белән карауларында. Шулай булган чакта барлык милли чикләр юыла. Наталья Егоровна озак еллар бергә гомер иткән иренең әти-әнисенә - кайнанасы белән кайнатасына, кызлары Эльмираны, уллары Эльдарны олы тормышка әзерләргә, тәрбияләргә булышкан өчен һәрвакыт рәхмәтле. Бүген лаеклы ялда булган Наталья Егоровнаның иң мөһим мәшәкатьләреннән берсе - кайнанасын карау. Аңа 93нче яшь бара; җитди авыру сәбәпле, ул ятып тора. Дашкиннар югары белем алган, үз гаиләләрен корган, оныклар тудырган балалары белән хаклы рәвештә горурлана алалар. Читтән кунакка килгән оныклары Дания, Даниэль һәм Микаэль әби-бабаларын аралашулары, күңел ачулары белән куандыралар. Сүз уңаеннан әйтергә кирәк, улы Эльдар да рус кызына өйләнгән.
Суховлар гаиләсе  турында да матур сүзләр генә әйтәсе килә. Камиль Фәттях улы Сухов - юмор хисе зур булган кеше. Ул ундүрт яшьлек Алинаны һәм сигез яшьлек Аняны “рустатмор” дип атый. Беренче карашка, абракадабра - кызлар канында милләтләрнең беренче атамаларын кушудан туган бу атама. Тәртип буенча аңлатма бирәбез. Рус милләтле Надежда Васильевна Астахова 1981 елның 15 августында татар егете Камиль Фәттяхович Суховка кияүгә чыга, ә кызлары Эльмира - Евгенийга. Евгенийның әнисе- рус, ә әтисе - мордвин. Классикныкы кебек килеп чыга: “Все смешалось в доме Суховых”. Тик моннан беркем дә зыян күрми. Барысы да канәгать һәм бәхетле.
- Камиль белән мин кинога дустым Ольга белән килгәч таныштым, - ди Надежда Васильевна. – Мин нигәдер бу танышуга җитди карамадым. Интересный егет; мондый танышулар азмы? Ә ул зур үҗәтлек күрсәтте, ел буе минем арттан йөрде. Аның ниятләренең җитдилеген мин ЗАГСка язылышу өчен чакырганда да тиешенчә кабул итмәдем. Шаярта, дип уйладым. Шулай 39 ел бергә. Туганнарым кияүгә чыкмаска үгетләсә дә, үкенмим. Аның әти-әнисе мине яхшы кабул иттеләр. Дөрес, кайнанам, Нәфисә Җиһан кызы, башта сагаебрак карады. Ә кайнатам, Фәттях Хисаметдин улы, беренче көннән ук кызы кебек кабул итте. Суховлар гаиләсе зур: Камильнең өч апасы һәм энесе бар. Кызганычка каршы, бер сеңлесе иртә вафат булды.
Надежда Васильевна күп еллар Сәнәгать техникумында производствога өйрәтү остасы булып эшләгән. Булачак поварлар әзерләгән. Аның хезмәтен һәрвакыт югары бәялиләр, ә чыгарылыш сыйныф укучылары аның җитештерү һәм тормыш дәресләрен рәхмәт белән искә алалар. Өендә яратылган, хөрмәт ителгән һәм кадерләнгән кеше генә хезмәтенә яратып йөри ала. Шулай язма героебыз белән дә була. Надежда Васильевнаның ярдәмчесе, кайгыртучы көчле ир – ат җилкәсе бар. Бу тормышка ышаныч тудыра.
Суховлар гаиләсендә лидерлык юк, бернинди милли мәнфәгатьләр дә, традицияләр дә өстенлек бирми, дип әйтергә була. Ничектер тормыш тыныч бара, үз уңаена. Әмма моның артында ир белән хатынның күңелендә сизелми торган эш, тирән хөрмәт һәм үзара аңлашу тора. Суховларның туганнары һәм дуслары күп, алар бергәләшеп еш бәйрәмнәр, тантаналар үткәрәләр. Бу аралашу аларны яхшы яктан гына характерлый. Камиль Фәттях улына кешеләр тартыла. Ул беркемгә дә киңәше һәм эше ярдәменнән баш тартмый. Анда бу күренеш балачактан ук салынган һәм машина йөртүче булып эшләгән елларда үскән. Камиль Фәттахович башта “Сельхозхимия” дә КамАЗ руле артында, аннары КБОда, Краснослободск шәһәре администрациясендә шофер булып эшли. Һәр көн кешеләр белән аралашуында аның тәртиплелеге, игътибары, хөрмәт һәм юмор хисе күренә. Хатыны, якын кешеләре белән дә ул бик нәзакәтле. Нык гаиләдә шулай була да. Кемнең нинди милләт булуы мөһим түгел. Намуслылык, игелек һәрвакыт бәядә.


Наилә НАСЫРОВА