«Грамоталы, игелекле һәм сизгер», - әнә шулай диләр Кадошкино сырхауханә бүлегенең гомуми практика табибы Гульнара Равиль кызы Кильдеева турында аның пациентлары һәм хезмәттәшләре. Тик терапевт үзе раслаганча, авыруга битараф булмаган мөнәсәбәт табиб өчен дәвалануның инновацион алымнарын һәм нәтиҗәле препаратларны белүдән бер дә ким түгел.

- Кайчагында пациентның хәле турында гади генә сөйләшү «җанын дәвалый», яхшырта ала, - ди Равиль кызы Гульнара. - Бу аеруча аралашуга мохтаҗ өлкәннәр өчен мөһим.
Терапевт - универсаль белгеч. Гомуми практика табибында бер генә тапкыр булса да районның һәр кешесе булгандыр, мөгаен. Авыруны сизеп нәкъ менә аның янына теләсә кайсы яшьтәге пациентлар килә. Шуңа күрә табиб барлык өлкәләрдә дә белемле булырга, киң медицина күзаллаулары булырга тиеш.
Табиб Г.Р.Килдееваның эш көне иртә таңнан башлана, ә кайчагында кич белән генә тәмамлана. Чөнки кабул итү һәм өйдә йөреп чыгудан тыш, чакырулар буенча шактый күләмле «кәгазь» эше дә бар әле аның. Карточкалар, рецептлар, анализлар... лә- кин аның өчен иң мөһиме - пациентлар, аларның проблемалары һәм борчулары.
Гульнара  Равиль  кызының үзенең искиткеч  әти - әнисе - Равил Абдулла улы һәм Роза Ариф кызы Емагуловлар исеменнән кешеләргә булган хөрмәт һәм мәхәббәт хисләре белән уртаклашты. Кадошкинолылар күңелендә бу матур кешеләр турындагы якты хатирәләр яши. Нәкъ менә әти-әнисе кызының һөнәр сайлавына йогынты ясаганнар. Һәм ялгышмаганнар: Г.Р.Кильдеева Кадошкино районында яшәүчеләрне 25 елга якын дәвалый, һәм бер тапкыр да бу катлаулы тормыш юлын сайлавына үкенгәне булмый. Гульнара Равильевна искиткеч табиб кына түгел, ике улын яратучы әниләре һәм иренең акыллы, кайгыртучан хатыны да.
Республикада эпидемиологик хәл элек кечә үк катлаулы булып кала бирә - коронавирус үз позицияләрен бирәсе килми. Авыруга каршы көрәштә төп авырлык медицина хезмәткәрләре җилкәсенә төшә. Табиблар һәм шәфкать туташлары, вакыт белән исәпләшмичә, үз саулык ларын куркыныч астына куеп, халыкка вакытында медицина хезмәте күрсәтүне тәэмин итәргә тырышалар. Гомуми прак- тика табибы Гульнара Равиль кызы Кильдеева, нигездә, Кадошкино авылы халкына хезмәт күрсәтә. Көнгә 40лап пациентка хезмәт күрсәтелә. Кайчагында эш көне кичке сигез-тугыз сәгатьләрдә тәмамлана, чөнки бер генә чакыру да игътибарсыз калырга тиеш түгел. Эпидимиологик халәттә табибка махсус кием, битлек, перчаткалар һәм шәхси саклану киемнәрен киеп китәргә туры килә дә инде чакыруга-вызовка. Җылы һава торышы шартларында бу экипировка шактый мәшәкатьләр китерә, чөнки махсус киемдә бик эссе була. Әмма махсус кием кирәк. Нәкъ менә шуңа күрә, чакыруга барганда, медицина хезмәт- кәрләре махсус киемнәр кия, ә аннары аларны, инфекция таратмас өчен, дезинсекциялиләр һәм утильләштерәләр.
- Беренче вакытта район халкы, әлбәттә, безгә бик гаҗәпләнеп карады, чөнки махсус киемдәге кеше урамнарда сирәк кунак иде, - дип сөйли Гульнара Равильевна. - Хәзер инде күнеккәнбез. Кешеләр аларның сәламәтлеге турында кайгыртуыбызны аңлыйлар. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, чакыруга килгән медикларга мөнәсәбәт үзгәрде. Табиб йөрергә тиешле йортта яшәүчеләр дә битлек һәм перчаткалар кия. Табиб куркынычны аңлый, шуңа күрә вируска каршы гигиенаның барлык кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә тырыша. - Әлбәттә, безгә дә куркыныч, - дип сүзен дәвам итә доктор. Covid-19 кебек инфекция белән мин 24 ел эшләү дәверендә беренче тапкыр очраштым... Тик һәрберебез, һөнәргә укырга кергәндә, медик булу - зур җаваплылык икәнлеген аңлады, һәм без авыру кешеләрне кулдан ычкындырырга хакыбыз юк. Бу безнең бурыч.
Форсаттан файдаланып, халыкка мөрә- җәгать итәсем килә: зинһар өчен, коронавирусны профилактикалау буенча рекомендацияләрне үтәгез. Социаль дистанцияне саклагыз, гомуми файдаланудагы урыннарда шәхси саклану чаралары - медицина битлеге һәм перчаткалар киеп йөрегез, күп кешеле кампанияләргә бармагыз. Авыл җирлегендә яшәүчеләргә бу очракта җиңелрәк - йөрергә һәм үз йорт яны участогында эшләргә була. Ә менә ял итү урыннарына, әйтик, пляжларга йөрүдән әлегә баш тартырга кирәк. Коронавирус белән көрәштә күп нәрсә һәркемнең шәхси җаваплылыгына бәйле. Сәламәт булыгыз, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

 


Н.ХӘЛИЛ