Тыл хезмәтчәне Мөнирә Ибриһим кызы Еналеева Россия Президенты Владимир Владимирович Путинга өлкән буынга карата кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәткәннәре өчен рәхмәтле. - Кадошкино районы Большие Поляны (Иса) авыл җирлеге территориясендә унбер тыл ветераны яши, дип әйтте авыл главасы Н.Х.Долотказина.- Алар – аяусыз сугыш балалары, ә бүген - өлкәннәр...
Сугыш чоры алды яшьләренең язмышлары бик охшаш! Алда әле бәхетле яшьлек, матур тормыш турында, аласы һөнәр, дуслык һәм беренче мәхәббәт турындагы якты хыяллар көтә дип уйлыйсың. Тик барысын да 1941 елның июне кисеп алган кебек тоелды Мөнирә Ибраһим кызының тормышы турында ишеткәндә. Башта әтиләре Ибраһим абый фронтка китә, тиздән сугыш өлкән абыйларын да ала. Аларны басуда, МТСта кем алыштырды дип уйлыйсыз - шул буын яшь кызлары; апалары белән бабайлары станоклар артына бастылар, тракторларга утырдылар, иген һәм печән басуларына чыктылар. Өйдә дә төп ярдәмчеләр булды алар. Әтиләрен сугышка озатканнан соң, кечкенәләр өчен җаваплылык икеләп артты шул балаларда; гаиләләрнең беренче ярдәмчеләре дә иде шушы чорның яшүсмер кызлары, чөнки әтиләренең исем-фамилиясенә тап төшермәскә дигән боерыгын үтәделәр. Тыл хезмәтчәннәренең бу буынын вәкиле - Мөнирә Ибраһим кызы Еналеева.
Мөнирә Ибраһим кызы озын гомер кичереп, 90 яшьлек юбилеен үткәрде. Күп нәрсә күрергә туры килгән Мөнирә апабыз һәрвакытта сугыш чоры елларын дулкынланып искә ала. Кадошкино районы башлыгы А.В.Чаткин кулыннан “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел” юбилей медален кабул иткән Мөнирә Ибраһим кызы күзләре яшь белән тулды.
- Ничек дулкынланмаска, бу медальдә - аяусыз балачагым, - ди Мөнирә Ибраһим кы зы.   
- Сугыш  сүзен  ише түгә, күз алдына күпме балаларның бәхетенә явызларча кул сузган дәһшәтле көннәр килеп баса. Сугыш балалары без. Шул вакыт әтием фронтта иде. Өстәвенә, дүрт балалы әниебез дә еш авырып торды. Миңа кечкенәдән өлкән булып үсәргә туры килде. Әлбәттә, ул вакытта иртә өлкәнәергә туры килде күпләребезгә, чөнки иртә мөстәкыйль эшли башладык, барлык авыл хуҗалыгы эшләрен балалар башкарды дип әйтсәм дә ялгышмам дип уйлыйм. Булган эшләрнең барысын да кулда башкара идек. Әнием янында мин дә кырга иртә чыктым. Җитмәсә, авыр хезмәт, көннән-көн көчәйгән әниемнең авыруы, ачлык та үз эшләрен эшләделәр – шәмчек кебек янды кадерлебез. Тормыш каты сынады безне, алда ничек яшәргә икәнен дүртебезгә уйларга туры килде!
Авырлыкны җиңә-җиңә яшәгән бала- ларның барысы да исән калды. Аннары әтиебез Бөек Җиңүне алып туган авылыбыз Большие Поляныга кайтты. Аннары - сугыштан соңгы еллар, яңарыш чорлары...
Мөнирә Ибраһим кызы Еналеева 40 ел-дан артык колхоз производствосында тырышып эшли. Форсаттан файдаланып, Россия Президенты В.В.Путинга өлкән буынга булган игътибары, ветераннар турында кайгыртулары өчен рәхмәт белдерәсем килә, ди. Ә бу бит Җиңү бәйрәменә шундый дәрәҗә! Фронтта да, тылда да ачы язмышлар кичкән барлык буыннарга хөрмәт дип аңлыйм мин бу бүләкне, дип хәтерләре белән бергә рәхмәтләрен әйтте тыл ветераны.
Мөнирә апа Еналеева бүген авылда хөрмәтле карт. Ул, тормыш иптәше Әмин Хәмзә улы белән бергә (гомере буе тырышып хезмәт иткән тракторчы ветеран иде Әмин абый) тырыш, булдыклы өч бала тәрбияләп үстерделәр. Мөнирә апа – дүрт оныкчыкның кадерле әбисе. Ул гаиләдә ту- ганнарының кайгыртучанлыгын, җылысын тоеп яши. Олы булуына карамастан, тормышта актив һәм позитив. Авыл, Мордовия, Россия яңалыклары белән кызыксынып яши ул. Сугышлар яңадан кабатланмасын, бөтен дөньяда тынычлык урнашсын иде! - дигән изге теләк белән яши язма героебыз.


Наилә НАСЫРОВА