Корбанның сүзенең мәгънәсе «Якынаю, Аллаһка якынайта торган нәрсә» дип бирелә. Дини терминологиядә исә, ул «билгеле таләпләргә туры килгән хайванны, гыйбадәт нияте белән, ысулына туры китереп чалу» дип билгеләнә.
Ел саен, борынгы гореф-гадәтләрне саклап, Кыр корбанын Зубово-Поляны районы Кочетовка авылы халкы, җирле халык Цатока ди, зурлап үткәрә. Бу йола борынгыдан килгән һәм бүгенге көнгә кадәр сирәк урыннарда сакланып калган гореф-гадәт буенча башкырыла. Бик тә уникаль һәм матур күренешләрнең берсе. Әйтеп китәргә кирәк, ел саен Зубово-Поляны районындагы өч кечкенә авыл халкы – Кочетовка – Цатока, яки Чатока да диләр, Татар Лунданы, Горенка Кыр корбаны бәйрәмен әби-бабалары ихтирам иткән һәм, гадәт буенча, һәр авылда ул я май аенда, я булмаса, җәй башында үтеп килә. Бәйрәм дога кылу белән башлана. Аннары Аллахы Тәгаләдән уңыш мул булып үсүне, дөньяларда тынычлык һәм авыллары иминлектә булуны, табигатьнең рәхимле – көчле җил-давылсыз, көчле яңгырсыз булуын сорыйлар. Бәйрәм алдыннан авыл халкы өч көн кырда намаз укыйлар. Өченче көнне, намаздан соң, корбан бугазлыйлар. Барлык ислам дине елаларын Цатока авылы мәчете имамы Вахит Хайдяр улы Немешев башкара.
Кыр корбанына Цатока авылының яше-карты җыела дисәк тә ялгышмабыз дип уйлыйм. Авылдашлар шушы олы милли бәйрәмне бергә-бергә әзерли, хәтта Мәскәүдә, Питерда яшәүче якташлары сәдака җибәреп бәйрәмдә читтән торып катнаша. Шул акчаларга корбан итәр өчен сарык алалар, аннары казаннарда ит, салма пешереп бар кунакларны сыйлыйлар. Быел да нәкъ шулай була. Халык чәчәкле - үләнле кырда рәхәтләнеп аш-су әзерлиләр дә, сыйланалар да. Авылдагы бер кешене дә онытмыйча, гадәт буенча, сыйлыйлар, хәтта килә алмаганнарны да. Кырга, Кыр корбаны бәйрәменә килә алмаган картларыбызга, аш-суны өйләренә илтеп бирәбез, диләр.
Аерым рәхмәтне Цатока авылы халкы Амалия Маминага истәлеккә ясаган фотолары өчен әйтәләр.

Наилә НАСЫРОВА