Агымдагы елда Ләмберә районы «Ок-тябрьская» агрофирмасында 800 тонна  витаминлы үлән оны җитештерергә ниятлиләр. Моның өчен бөтен шартлар да бар. Күпьеллык үләннәр арасында иң файдалы, куәтле үләннәрнең берсе булган витаминка - кыйммәтле азык әзерләү өчен яхшы база. Витаминканы әзерләү буенча өч агрегат (авыл халкы терлек азыгының бу төрен шулай дип атый) тулы көч белән эшли. Бу эшне туктатучы бердәнбер сәбәбе - вакланган үләннең югары дымлылыгы. Ул әзерләүнең технологик процессын акрынайта.
Әйтеп китик, люцернадан витаминлы үлән оны аеруча кыйммәт дип санала. Хәзер нәкъ менә шуннан, кышка мал-туарны ашатырга дип ,витаминлы азык әзерләү эшләре бара. Кагыйдә буларак, АВМ (витаминлы үлән оны әзерләү агрегатлары)операторлары буларак эш тәҗрибәсе зур булган кешеләр билге ләнә, чөнки бу процесс гади түгел.
Җәйге сезонда витаминнар әзерләү белән мәшгуль һәр кеше кебек үк Камил Рәфыйк улы Янгляев белән Альберт Баязит улы Әюпов - төп эштән АВМга күчүчеләр. Мәсәлән, Камил Рәфыйковичның төп эше - электрик, ә хәзер Янгляев АВМда оператор, ә Әюпов грануляторчы булып эшли. Гранулада продукция озаграк саклана һәм куллану өчен дә уңайлы.
Үләннән витаминнар әзерләү сезоны ике айга якын дәвам итәчәк. Бу вакыт эчендә коллектив аны, узган еллардагы кебек үк, бар тырышлыклары белән әзерләп калырга ниятли. Аннары бөртеклеләрне җыеп алу вакыты җитәчәк һәм АВМ бөртекле гранулалар һәм калдыкларны әзерләү режимына күчәчәк.
- Һава торышы безнең производствога да тәэсир итә, - ди инженер - механик Евгений Николаевич Глынин, - чәчү һәм вакланган массаны ташу өчен кыенлыклар, аның дымлылыгы югары булу- болар барысы да процесска тискәре йогынты ясый. Хәзер ике йөк машинасы басудан яшел массаны ташый, кояшлы көннәр килеп җитүгә, агрегатларның җитештерүчәнлеге арта, өченче машинаны эшкә җигәбез.
«Ягуар»да люцернаны Руслан Рәхим улы Алтынбаев чаба. Аның көч-куәтле транспортны вакытында эшләтеп җибә рү өчен җитә. ГАЗ-NEXT автомобилен йөртүче Рифат Исхак улы Яналиев, һава торышына карап, көненә 11-16 рейс ясый, дип әйтә. Шушы рейсларда ташылган яшел масса 6-7 тонна гранулалы азык әзерләү өчен җитәрлек.
Агрофирманың үзәк бүлекчәсе агрономы Дмитрий Видманкин сүзләренә караганда, өч агрегат 15 тоннага кадәр витаминнар җитештерәләр, ә кояшлы көннәрдә - 20-25 тоннага кадәр арта.
Рәсемдә (сулдан уңга): шофер Рифат Исхак улы Яналиев, инженер-механик Евгений Николаевич Глынин, АВМ операторы Камиль Рәфыйк улы Янгляев. (Марат Салимовның фотосы).

Н.ХӘЛИЛ әзерләде